Алабуга нуры

Алабуга районындагы терлекчелек комплексы беренче яшәүчеләрен кабул итте

Шушы көннәрдә Малореченский бистәсендә урнашкан сөт терлекчелек комплексына Даниядән голштин токымыннан булган 407 баш башмак тана кайтарылды.

Бу — үзенчәлекле токым, югары савым алырга мөмкинлек бирә. Нәкъ менә шуның аркасында, шулай ук таналарның мондый токымы белән эшләү тәҗрибәсе булганга "Дания принцессалары«на өстенлек бирергә карар кылынды, дип сөйләде «Мир» ҖЧҖ генераль директоры Елена Собина.
«Голштин токымы — сөт җитештерү буенча беренче урында. Бу хайваннарның холкы да үзенә бер төрле, бәйсез. Әмма шул ук вакытта аларга рәхмәтлелек хас, әгәр үзләренә яхшы мөнәсәбәттә булсаң, алар да яхшылык белән җавап бирәчәк. Безнең тагын бер токым — джерси белән эш иткәнебез бар, аны сыр җитештерү өчен алган идек. Бу токым хайваннар кечкенәрәк, менә алар бик иркә, ягымлы, нәкъ мәчеләр кебек. Ә голштин токымы бөтенләй башка.»
Елена Собина юкка гына хайваннарның характеры турында болай белеп сөйләми. Сөт җитештерү белән ул инде 2006 елдан бирле шөгыльләнә. «Мир» ҖЧҖенең төп җитештерү мәйданчыклары — ә алар өчәү — бүген Удмуртия территориясендә урнашкан. Без Удмуртия территориясендә һәркөнне 65 тонна сөт сатабыз, әмма Татарстанны да колачларга булдык. Беренче таналардан без тәүлеккә якынча 32 литр сөт көтәбез, ди ул. 
«Мир» ҖЧҖ генераль директоры сүзләренә караганда, бу — таналарны беренче кайтару. 408 баш санында киләсе партия сентябрьнең егерменче числосында кайтарылырга тиеш. Ә инде октябрь аенда таналар бозаулый башлаячак. Шул вакытта без сөт җитештерергә керешәчәкбез, ди Елена.
«Иртә бозаулаячак таналар кызыл төс белән билгеләнгән. Безнең барлык хайваннарыбыз да номерланган һәм чипланган, аларның биркаларында таҗ рәсеме ясалган. Бу, беренчедән, аларның Дания корольлегеннән булуларын күрсәтә, икенчедән, үзенчәлекле сыйфат билгесе булып тора, хайванның бик яхшы булуы турында таныклык дисәк тә була. Әлеге фермада голштин токымлы сыерлар гына булачак.»
Шулай итеп, районда иң зур терлекчелек комплексының ике корпусының берсе файдалануга тапшырылды. Тулаем алганда, ул 2200 баш терлеккә исәпләнгән һәм һәркайсы 500 метрлы ике зур корпустан, саву блогыннан торачак. Сөт җитештерү комплексы тулы куәтенә 2021 елда эшли башлар дип көтелә.
Шунысын өстәп әйтергә кирәк, сыерлар өчен азыкны да шунда ук, ферма территориясендә үстерәчәкләр. Сөт җитештерүдән тыш, «Мир» ҖЧҖ хезмәткәрләре әлеге фермада 600-700 гектар мәйданда кукуруз үстерергә, тагын 300 гектар арпа чәчәргә планлаштыралар. Калган мәйданнарда күпьеллык үләннәр чәчеләчәк.
АМР Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе сүзләренә караганда, мондый ферма булдыру Алабуга районына сөт саву буенча лидерлыкка чыгарга мөмкинлек бирәчәк. Әлегә республиканың башка районнары арасында безнең күрсәткечләр алдынгы позицияләрдән ерак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: