Алабуга нуры

Алабуга районының алдынгы кыр батыры – Алмаз Закиров

Быел Кыр батыры исеменә «Яшь көч» агрофирмасыннан Алмаз Закиров лаек дип табылды.

Алмаз Закиров үз бәхетен шәһәрдә түгел, ә туган җирендә, аның басуларында тапкан. Туган ягы кырларын инде кырык ел иңләүче Алмаз Ясәви улы тумышы белән Дөм-Дөм авылыннан. Техникага мәхәббәт аңа мәктәптә укыган вакытта тәрбияләнә.
— Мәктәптә 10 сыйныфта укыганда безне тракторда йөрергә өйрәттеләр. Оста мөгаллим Хаммат Зиннуров укытты. Ул безне тракторның барлык серләренә төшендерде. Госман Нәбиуллин инструктор иде. Авылда туып-үскәч, малай чактан ук җирдә эшләгәнгә, бәхет эзләп читкә чыгып китәсе килмәде. 1981 елның мартында эшкә чыктым. Уңышсыз ел булды һәм без саламсыз калдык. Шул вакытта аны вагоннарда Курганнан алып кайттылар. Тихоново авылына салам артыннан беренче рейска юл тоттым, — дип искә ала ул.
Армия сафларына алынып, Әфганстанда хезмәт итеп кайта. Кайту белән хуҗалыкта эшкә кала. Шулай итеп, аңа «К-700» тракторын ышанып тапшыралар, хезмәткә алынганчы, кечкенә «Белорус» тракторын йөрткән була. 1985 елда өйләнеп, тормыш иптәше белән ике кыз һәм бер ул үстерәләр. Хәзер инде оныклар сөяләр. 
Шулай, бу тормышта ныклы тылың булганда гына, хезмәттә дә югары уңышларга ирешергә мөмкин. Алмаз абыйның уңышларында тормыш иптәше, балаларының да өлеше бар, мөгаен.
Безнең әңгәмәгә «Яшь көч» агрофирмасы директоры Рузилә Һадиуллина да кушылды.
— Алмаз — тәҗрибәле, тырыш хезмәткәр, шуңа күрә быел аңа районда беренче урын бирделәр. Быел бер мең гектардан артык җирдә чәчү чәчте, 600 гектарга якын җирне тырмалады. Бу көннәрдә иң төп бурыч — терлек азыгы әзерләү. Ул — эшне җиренә җиткереп башкарырга яратучы җаваплы хезмәтчән, эштән курыкмый. Авылда аның кебек кешеләр санаулы гына калды, — дип фикере белән уртаклашты Рузилә ханым.
Бүгенге көндә Алмаз Закиров 2007 елда Италиядән кайтарылган тракторны иярли. Кайту белән аны шул тимер атка утырталар.
— Бу тракторда эшләргә уңайлырак. Кондиционеры бар, тавыш бик ишетелми. Егәрлеге — 202 ат көче. Чәчү вакытында эшкә иртә таңнан, сәгать иртәнге биштә чыгабыз һәм караңгы төшкәч кенә, сәгать кичке тугыз-уннарда гына кайтабыз. Хәзерге вакытта сәгать иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр эшлибез. Эшебез авыр, әмма яхшы хезмәт хакы аласың килсә, күп эшләргә кирәк. Бөтен кеше дә шәһәрләргә китеп бетсә, авылда кем калыр? Шулай күп кенә авыллар җир йөзеннән югала, шуңа күрә авылны саклау мөһим. Авылда эшләп тә югары нәтиҗәләргә ирешеп була, — ди ул.
Шундый нәтиҗәгә ирешергә нәрсә ярдәм итте дип соравыма, ул бик гади итеп җавап бирде:
— Иң мөһиме — сабырлык, тырышлык һәм тәҗрибә.
Менә шундый кыска гына җавап. Дөресе шул! Авыл хуҗалыгы өлкәсендә бу сыйфатлар булганда гына, югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: