Алабуга районының авыл җирлекләрендә башлыклар алышынды
Бу атнада Алабуга районының барлык авыл җирлекләрендә оештыру сессияләре узды. Аларда элеккеге авыл җирлеге башлыклары кандидатураларын расладылар һәм яңа башлыкларны сайладылар.
Район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина катнашында узган сессиядә авыл җирлекләренә депутатлар сайлау нәтиҗәләре дә игълан ителде. Шулай итеп, дүртенче чакырылыш Костенеево авыл җирлеге Советына 10 депутат сайланды.
Костенеево авыл җирлегенең яңа башлыгы итеп Сергей Александрович Зеленовский билгеләнде. Ул 1963 елның 18 гыйнварында Алабугада туган. Отставкадагы милиция подполковнигы. Соңгы эш урыны — «Дружба» дача кулланучылар кооперативы рәисе. Ун ел Котловка авылында яши.
«Без депутатлар белән бөтен эшне планлаштырдык. Төп бурычыбыз — авыл җирлеге алга таба да чәчәк атсын өчен, базаны ныгытуны дәвам итү,» — дип ышандырды Сергей Зеленовский. — Бүген һәр авыл җирлегенә кадәр диярлек, ә алар бишәү — Котловка, Свиногорье, Казиле, Покровское һәм Костенеево — асфальт җәелде. Яхшы клуб һәм фельдшер-акушерлык пункты бар»,— дип өстәде җирлек башлыгы.
Татар Дөм-Дөме авыл җирлегенең яңа башлыгы исә бу вазифада 15 ел эшләгән Рафаэль Бәдретдиновтан күпкә яшьрәк.
«Китүе кыен түгел, минем урынга яшь кадрлар килә. Сораулар килеп туа икән, һәрвакыт безгә киңәш сорап килә алачаклар. Әйтергә кирәк, 15 ел эчендә шактый эшләр башкарылды. Иң авыры клуб төзелеше булды, чөнки ул җирле бюджет акчасына төзелде. Авыл яшәсен, яшьләр бирегә кайтсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк. Авылда да, шәһәрдәге кебек үк, бөтен мөмкинлекләр дә бар», — диде Рафаэль Бәдретдинов.
Җирлекнең яңа башлыгы Рөстәм Әмир улы Һадиуллинга нибары 35 яшь. Өйләнгән, кызы бар. Татар Дөм-Дөме авылында яши. Ул шулай ук депутатлар тарафыннан бертавыштан җирлек башлыгы вазифасына сайланды.
«Әлбәттә, дулкынланам, ансыз булмый. Башланган эшләрне дәвам итәргә кирәк. Татар Дөм-Дөме авыл җирлегенә ике авыл керә: Айталан һәм Дөм-Дөм. Беләм, бу бик җаваплы эш. Моңа кадәр Лаешта авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшләдем. Киләчәккә планнар зурдан. Авыл алга таба да үссен, чәчәк атсын өчен бөтен көчне куярга исәп», — диде Рөстәм Һадиуллин.
«Бу синең юлыңдагы бик зур этап. Аны лаеклы үтәргә бөтен мөмкинлекләр бар. Авылда агрофирма булса, мондый җирлек үлми. Ә Дөм-Дөмдә ул бар. Шуңа күрә авылны үстерергә, гореф-гадәтләрне сакларга, алга барырга кирәк. Яшь һәм энергияле кеше буларак, яңа юнәлештә эшләячәгеңә ышанам, шул ук вакытта, әлбәттә, өлкәннәр тәҗрибәсен дә исәпкә алып», — диде Зөлфия Сөнгатуллина.
Танай авыл җирлегендә дә яңа башлык сайланды. Хәзер бу вазифаны Галина Николай кызы Праздникова башкарачак.
«Килешәм, бу миссия бик авыр. Петр Алексеевич белән бергә тупланган тәҗрибә һәм күнекмәләр миңа киләчәктә бик кирәк булачак. Шундый көчле, зирәк һәм җаваплы җитәкчедән эстафетаны кабул итү минем өчен зур дәрәҗә. Әйе, безнең җирлектә хәл ителмәгән проблемалар да аз түгел. Бу юнәлештә эшләячәкбез, планнар төзелгән инде. Киләсе елга урамнарны яктырту системасын өстәмә рәвештә яңартачакбыз. Танайка һәм Колосовкада фельдшер-акушерлык пункты ачу планлаштырылган», — диде Галина Праздникова.
Шулай ук Поспелово һәм Олы Качка авыл җирлекләрендә башлыклар алмашынды. Поспелово авыл җирлеген Айдар Мотыйгулла улы Хамаев, Олы Качка авыл җирлеген Мәгъсүм Мәхмүт улы Галәвов җитәкләячәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 апрель 2021 - 11:08Алабугалылар Бөтенроссия шимбә өмәсенә чыгачакӨмә «Яшел Яз» акциясе кысаларында узачак.5100
-
21 апрель 2021 - 17:15Татарстан Республикасының иң матур сыерын сайлаячаклар Нәселле терлек конкурсы Казанда 1-3 июльдә үтәчәк АГРОВОЛГА агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында оештырыла.7700
-
20 апрель 2021 - 10:16Алабугалылар «Үлемсез полк» онлайн-акциясендә катнашу өчен гариза бирә ала Быел технологик якын килү үзгәрде.7600
-
20 апрель 2021 - 09:26Алабуганың Sollers заводы май аенда Аurus серияле производство эшләтеп җибәрәчәк Беренче автомобильләр май аенда сатып алучыларга тапшырылачак.7400
-
20 апрель 2021 - 11:52Алабуга полициясендә атна эчендә төрле дәрәҗәдәге җинаятьләр турында 272 хәбәр кабул ителгән Әлеге мәгълүмат белән полициянең җирле бүлекчәсендә уртаклаштылар.7200
-
20 апрель 2021 - 13:13Татарстанда 30 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.7200
-
20 апрель 2021 - 15:54Enaecash «Туган тел» җырын хип-хоп стилендә башкарды Шулай ук Enaecash тагын ике татар җырын яздырырга планлаштыра.6500
-
21 апрель 2021 - 16:45Алабугада шәһәр төзелеше советы утырышында 16 гаризаның 6сы хупланды Утырыш район башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә узды.6300
-
20 апрель 2021 - 11:09Алабуганың беренче газеталарына язылу дәвам итә 1 апрельдән «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» район газеталарына 2021 елның II яртыеллыгына язылу башланды.6200
-
21 апрель 2021 - 11:34Татарстанда бүген көчле җил һәм урыны белән яңгыр көтелә Җилнең тизлеге секундына 9-14 метр, урыны белән ул 15-20 метрга җитәргә мөмкин.5900
-
21 апрель 2021 - 16:00Леонид Якубович «Шүрәле» поэмасыннан өзек укыган Данлыклы алып баручы «Без Тукайны укыйбыз» флешмобына кушылды.5800
-
20 апрель 2021 - 17:30Татарстанда яңгыр һәм 16 градус җылы көтелә Җил көньяк-көнчыгыш юнәлештә исә һәм урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.5700
-
21 апрель 2021 - 13:45Йөкле хатын-кызлар 6 мең 350 сум күләмендә айлык түләүләр алачак Авыр матди хәлдә һәм йөклелекнең иртә срокларында булган хатын-кызларга ай саен акчалата ярдәм биреләчәк.5700
-
21 апрель 2021 - 07:30ТР бизнес-омбудсмены онлайн-сәүдә үсеше һәм Татарстан товарларын алга этәрү турында сөйләячәк Турыдан-туры эфир 21 апрельдә 13.30 сәгатьтә була.5600
-
20 апрель 2021 - 15:40Татарстанда кара еланнар уянган Кара еланга тап булган кешеләр моны фотога төшереп социаль челтәрләргә урнаштыра башлаганнар инде.5500
-
20 апрель 2021 - 09:03Рөстәм Нуриев киңәшмәдә алабугалыларга бүләкләр тапшырды Бүләкләү тантанасы «эшлекле дүшәмбе»дә узды.5400
-
22 апрель 2021 - 17:12Чаллыда милли матбугат үзәге оештырыла «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау», «Мәйдан» кебек татар матбугат чараларын заманча эшләргә өйрәтәчәкләр.5400
-
21 апрель 2021 - 11:02Алабугада «Осталар ярминкәсе» үткәрү вакыты үзгәрде Хәзер ул ял көннәрендә сәгать 10.00дән 18.00гә кадәр үтәчәк, ә 1 майдан ярминкә көн саен эшли башлый.5300
-
22 апрель 2021 - 08:10Алабугада елга трамвае 30 апрельдән йөри башлый Кама буенча беренче рейска М-8 пассажир теплоходы 30 апрельдә кузгалачак.5300
-
21 апрель 2021 - 08:19Татарстанда кичә коронавирустан өч кеше үлгән Пандемия башланганнан бирле 20 апрельгә COVID-19дан үлүчеләр саны 449 кешегә җиткән.5200
-
21 апрель 2021 - 11:08Алабугалылар Бөтенроссия шимбә өмәсенә чыгачак Өмә «Яшел Яз» акциясе кысаларында узачак.5100
-
21 апрель 2021 - 13:05Татарстанда тагын 35 кеше коронавирус йоктырган Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.4900
-
22 апрель 2021 - 15:58Алабугада пирамидаль тирәкләр утырталар Бүген эшләр Яр Чаллы шоссесында бара.4800
-
21 апрель 2021 - 08:05Татарстанда 2021 ел урман культуралары сезоны ачылды Урман культуралары сезоны Татарстанда 19 апрельдә башланды.4500
-
20 апрель 2021 - 16:42Алабугада үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагын үстерү турында килешү имзаланды Исегезгә төшерәбез, узган ел районга удмурт инвесторлары килде, алар фермер хуҗалыгын актив үстерә башладылар.4400
-
20 апрель 2021 - 14:44Алабуга суды үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте турындагы эшне карады Фаҗига 2020 елның сентябрендә булган иде.4300
-
21 апрель 2021 - 15:30Татарстанлыларны май аенда берьюлы берничә өстәмә ял көне көтә 1-3 май, шулай ук 8-10 май һәм 13 май ял көннәре булып санала.4200
-
21 апрель 2021 - 10:23Алабуга районында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар-киңәшмә узды Морт авылында үткән киңәшмәгә авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, баш агрономнар һәм инженерлар чакырылган иде.4000
-
21 апрель 2021 - 13:23Мәктәптә укучы балалары булган гаиләләргә 10 мең сум түләнәчәк Түләүне август урталарында бирә башларга мөмкин.4000
-
21 апрель 2021 - 15:02Алабугалыларга яңартылган территория проектын тәкъдим иттеләр Алабугада 4 микрорайондагы Георгий паркының икенче чиратын төзекләндерү турында фикер алыштылар.3600
-
22 апрель 2021 - 13:30Алабугада «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсының муниципаль этабы узды Конкурста шәһәр һәм районның 18 гомуми белем бирү мәктәбе катнашты.3100
-
22 апрель 2021 - 14:30Район газетасына язылучылар арасында ювелир эшләнмәләр кибетенә сертификат уйнатыла «Алабуга нуры» яисә «Новая Кама» район газеталарына 2021 елның II яртыеллыгына язылу рәсмиләштергән укучылар арасында бүләк уйнатыла.2800
-
22 апрель 2021 - 12:23Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 37 яңа очрагы ачыкланган Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.2500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика