Алабуга нуры

Алабуга районының Морт авылында төбәкара семинар үтте

Морт тугызъеллык мәктәбендә район авыллары һәм Алабуга шәһәре мәктәпләреннән генә түгел, күрше-тирә районнарның гомумбелем бирү учреждениеләреннән дә мөгаллимнәрне һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларын чакырып оештырылган төбәкара семинар катнашучыларның хәтерендә озак сакланыр, мөгаен.

Семинарга элек биредә укучы балаларга озак вакытлар аң-белем биргән ветеран-укытучылар да чакырылулы иде. Чарага килүчеләрне мәктәп директоры Фәнил Һадиев һәм укытучылар коллективы киң күңеллелек белән каршы алды һәм һәр төрле хөрмәт күрсәтеп, семинарны ачып җибәрде.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы проекты кысаларына яраклаштырып, уку-укыту системасында заманча технологияләрне куллануның Морт мәктәбендә ни рәвешле гамәлгә ашырылуын ачык дәресләрдә кунакларга ирекле күзәтергә (кем кайсын сайлый) мөмкинлек тудырылды. Шунысын ассызыклау мөһим: беренче ачык дәрес төрле фәннәр буенча уздырылды һәм, соңыннан түгәрәк өстәлдә чыгыш ясаучыларның дәресләргә карата әйтелгән фикерләреннән күренгәнчә, югары кимәлдә узды. Икенче ачык дәрес шулай ук дүрт урында оештырылды.

Шәхсән үзем беренче ачык дәрес итеп технология фәнен сайлаганлыктан, аңа карата кайбер фикерләремне әйтәсем килә. Хактыр ки, үзе укыткан фәнен югары һөнәри дәрәҗәдә белгән Фәрит Гобәйдуллинның укучылары белән бергә дәресханә-мастерскоенда мәш килеп, ир балаларга борау, шомарткыч, кыргычлар ярдәмендә агач калдыкларыннан (биредә аларны да файдалануга кертәләр икән) күз алдында төрле эшләнмәләр ясарга мөмкинлек тудырды, кыз балаларның стринг-арт белән шөгыльләнеп (махсус өслеккә төсле җепләр ярдәмендә төрле бизәк-сурәтләр ясау), алардан соклангыч бизәкләр ясавы – шаккатмалы хәл. Түгәрәк өстәлдә Фәрит әфәнде уздырган дәрескә карата шундый ук бәяләмәне аның институт буенча элекке сабакташы, Алабуганың 8нче мәктәбе мөгаллиме һәм Иске Юраш мәктәбеннән килгән коллегасы Рафил Шәрипов та бирде.

Хуш, хәзер инде мин фәкыйрегез белән уздырылган очрашуга карата да кайбер фикерләремне әйтмичә булмастыр. Дөресе шул: бераз алданрак якын танышларым искәрткән булсалар да, тыйнак иҗатымны һәм җәмгыяви эшчәнлегемне җыелган гавам алдында шулкадәр зурлап күрсәтерләр дип һич башыма китермәгән идем. Үземне беркадәр уңайсыз хис итсәм дә, мәктәп җитәкчесе Фәнил Һадиевка һәм тарих, җәмгыять белеме укытучысы Рәшит Гайфетдиновка ихлас рәхмәтләремне әйтергә тиешмен. Ир затлары (үзләре раславынча) узган елның 4 декабрендә Габбас Мөһәммәдшаһның “Ай күрдем аман белән” дигән китабын Казанның Язучылар берлеге бинасында уздырылган презентацияләүдән канатланып кайтканнар иде шул, “без моны мәктәптә нинди дә булса чара уздырганда бер вакыйга итеп күрсәтербез әле”, дигәннәр иде. Сүзләрендә торганнар.

Очрашуны ачып җибәреп, әүвәл Фәнил әфәнде ТАССР төзелүнең 100 еллыгына мөнәсәбәтле нотык тотты, аннары Рәшит әфәнде Фирдәвес Хуҗин иҗаты, аның дөнья күргән китаплары белән таныштырып китте. Укучы кызларның “Мәдәни Җомга” гәзитенең 2018 елгы 13 октябрь санында басылган “Хәтер көне” балладасыннан (Фирдәвес Хуҗин) өзекләр укуы да иш янына хуш булды. Аннары сүз шушы юллар авторына бирелде. Һәм мин исә, форсаттан файдаланып, Габбас Нурулла улы Мөхәммәтшинның кем икәнлеген, аның 40-50 еллар дәвамында бары тик “үзе өчен генә” язган очерк, публицистик язмаларын, шигырьләрен, ясаган искиткеч рәсемнәрен калын бер томлыкка туплап татар һәм рус телләрендә (русчасы “Песнь жаворонка” дип атала) узган ел бастырып чыгарырга насыйп булуын бәян иттем. Заманында ТР мәдәният министрының төзелеш һәм архитектура һәйкәлләрен төзекләндерү буенча урынбасары булып эшләгән шәхеснең 1990 елның 23 августында Казан Кремлендәге Сөембикә манарасына ай куйдыруда хәлиткеч роль уйнавын сөйләп киттем. Бүгенге катлаулы вәзгыятьне чагылдырган “Үрмәкүч” дип исемләнгән шигыремне укып китүне дә максатка ярашлы дип таптым. Укучылар иҗатыма бәйле сораулар да бирделәр, аларга мөмкин кадәр “дөрес” җавап бирергә тырыштым.

Күп еллар Морт урта мәктәбендә биология фәне укыткан Фәния апа Галиева да Габбас Мөхәммәдшаһ китабына карата фикерләрен белдерде, яшь буынны аң-белемгә өндәде. Элекке мәктәп директоры Кадрия Сәлимова татарның киләчәктә милләт булып сакланып калуы өчен авылдашларның, бигрәк тә яшь буынның үз тамырларын белүенең, аның белән горурлануын һәм нәсел шәҗәрәләрен үзләреннән соң киләсе буыннарга тапшырып калдырырга тиешлекләрен һәркемнең аңына-җанына барып җитәрлек итеп сөйләде.

“Мин яратам сине, Татарстан!” исеме астында күрсәтелгән (оештыручылары: тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Л.Х. Галиева, мөгаллим Л.М. Фәрхетдинова) әдәби-музыкаль композициянең, югары сыйфатлы һәм һәр деталенә кадәр уйланып, укучы балалар тарафыннан башкарылуы семинарның янә бер бизәге булды.

Түгәрәк өстәлдә беренче булып чыгыш ясаган, шәһәр мәгариф идарәсеннән килгән Гөлфия ханым Ибраһимова, семинар эшенә югары бәя биреп, мәктәп җитәкчелегенә һәм укытучылар коллективы адресына күп җылы сүзләр әйтте. Шүрнәк мәктәбе вәкиле Ландыш ханым Галиеваның фикерләре дә уңай, ул Шүрнәк мәктәбендә уку-укыту эшләренең гел русчага гына калдырылуына беркадәр борчылуын да белдерде. Чыгыш ясаучылар башка мәктәпләрдән дә булды. Гомумән алганда, семинар эшенә килүчеләр арасында Күклек, Шүрнәк, Иске Юраш, Лекарево, Костенеево, Тарловка, Алабуганың 3нче мәктәбеннән вәкилләр бар иде. Ветеран-укытучылар да үз сүзләрен өздереп әйтте. Алар, үзләренең укыту елларындагы хатирәләрен искә төшерү белән беррәттән, мәктәп киләчәктә Аллаһ рәхмәте белән унберьеллыкка әверелсен, укыту башлыча татар телендә булсын иде дигән теләкләрен дә белдерде. Чара мәртәбәле семинарга килгән ветераннарны һәм кунакларны кадерләп аш-су өстәле артында сыйлау һәм хөрмәтләп озату белән тәмамланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: