Алабуга нуры

Алабуга Роспотребнадзор хезмәткәрләренең эше югары бәяләнде

2020 елда берьюлы берничә истәлекле дата билгеләп үтелә, алар арасында – Татарстан Республикасында санитар хезмәтнең 100 еллыгы.

23 гыйнварда 2019 ел йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт органнары һәм оешмалары коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хезмәтнең алдынгы хезмәткәрләренә Роспотребнадзорның ведомство бүләкләре тапшырылды. Алабуга районы да читтә калмады. Моннан тыш, бу республикада берьюлы ике хезмәт җитәкчесе югары бүләкләр белән билгеләп үтелгән бердәнбер район. Шулай итеп, “Роспотребнадзорның Мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе белән Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга, Менделеевск һәм Әгерҗе районнарындагы территориаль бүлеге начальнигы Роза Салихова бүләкләнде.

Халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Алабуга, Менделеевск һәм Әгерҗе районнарында “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы Максим Даровскийга Мактау грамотасы тапшырылды.

Әлеге ике учреждение үзара тыгыз элемтәдә тора. Роспотребнадзор – санитар законнарның үтәлешен тикшерә торган күзәтчелек органы. Гигиена һәм эпидемиология үзәге – сәламәтлек саклау учреждениесе. Аларның төп бурычлары, функцияләре һәм проблемалары турында Алабуга, Менделеевск һәм Әгерҗе районнарында Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге ФФБУЗның баш табибы Максим Даровских сөйләде.

– Без, кагыйдә буларак, күләгәдә калырга тырышабыз, шуңа да карамастан, районда бик зур роль уйныйбыз һәм халыкның иминлеге өчен күп эш башкарабыз. Бүген без республика рейтингында икенче урында. Яңартылган һәм заманча лабораториядән тыш, кадрлар составы да горурлыгыбыз булып тора. Безгә Россиянең төрле почмакларыннан – Әстерхан, Пермь, Казан, Азнакай, Яр Чаллы шәһәрләреннән белгечләр килә һәм Алабугада яшәргә кала, – ди Максим Даровских.

– Гигиена һәм эпидемиология үзәге нинди төп функцияләрне башкара?

– Без Роспотребнадзор эшчәнлеген тәэмин итү, лаборатор тикшеренүләр, шулай ук төрле экспертизалар үткәрү белән шөгыльләнәбез. Моннан тыш, дератизация (кимерүчеләргә каршы көрәш), дезинсекция (бөҗәкләргә каршы көрәш), дезинфекция (йогышлы авырулар китереп чыгаручыларны юк итүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы) үткәрәбез. Бу бик мөһим чаралар. Алабугалыларны кисәтәсем килә: бүгенге көндә законсыз санитар эшкәртү белән шөгыльләнүче белгечләр шактый, аларның моңа хәтта лицензияләре дә юк. Үз хезмәтләрен алар мәгълүматны социаль челтәр аша тарату юлы белән тәкъдим итәләр. Мондый рекламага сак карарга кирәк.

– Бөҗәкләргә каршы көрәш мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр күпме?

– Аена егермегә якын.

Шәһәребездә яшәүчеләр тагын нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә?

Алабугалылар үткәрә торган скважиналарда суны анализлыйбыз, әйтик, шәхси секторларда. Моны даими рәвештә – көз һәм яз айларында эшләргә кирәк. Су – ул динамик система, һәм аның составы һәрвакыт үзгәреп тора.

– Краннан суны экспертизага еш алып киләләрме?

– Краннан суга шикаятьләр була, әлбәттә. Тик Водоканал”ның үз лабораториясе бар, ул көнгә берничә йөз тикшеренү үткәрә. Нәтиҗәләр төрле була, әмма, нигездә, су санитар нормалар таләпләренә туры килә. Су белән тәэмин итү челтәрләрендә ремонт эшләре башкару белән бәйле хәлләр дә искәрмә түгел. Әмма вәзгыять ел саен яхшыра бара, чөнки челтәрләрне алыштыралар.

Сезонлы сорау: ОРВИ һәм грипп белән эшләр ничек тора?

– Бездә әлегә грипп юк. Районда эпидемия вәзгыяте тотрыклы. Халыкка вируслы авыруларны кисәтү белән шөгыльләнергә киңәш итәм. Вируска каршы препаратлар бик күп, алар барысы да нәтиҗәле, шул исәптән хәзер бик күп сөйләнә торган коронавируска каршы. Шулай ук иң гади, әмма нәтиҗәле, ә иң мөһиме, арзанлы профилактика алымнары да бар. Мәсәлән, өйдән чыкканда борын канатларына оксолин мазе сөртергә кирәк. Ул кыйммәт түгел, әмма шунысы бар – аны дөрес итеп сакларга, кесәдә түгел, ә суыткычта тотарга кирәк. Витаминнар эчү файдалы. Суган, сарымсактагы фитонцидлар микробларны бик яхшы үтерә. Әгәр исе ошамый икән, пихта маен кулланырга – аны мамыкка тамызып, өстәлгә куярга була. Бу һаваны зарарсызландыра. Әлбәттә, кулларны ешрак юарга кирәк. Урамнан кайткач, борын канатларын шулай ук юарга, иң яхшысы – кер сабыны белән. Эпидсезон башланыр алдыннан – август-сентябрь айларында – прививка ясау мөһим. Беренчел вакцинация вакытында саклану шартлы рәвештә 20 процент тәшкил итә, икенче елга – 30 процент. Биш ел рәттән прививка ясатсаң, саклану 70 процент тәшкил итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: