Алабуга нуры

Алабуга Роспотребнадзоры бер атна эчендә 14 объектны тикшерде

Алар арасында җәмәгать туклануы объектлары, азык-төлек булмаган объектлар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр бар.

Алабуга районының Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан соңгы атнада 14 объект тикшерелгән. Алар арасында җәмәгать туклануы объектлары, азык-төлек булмаган объектлар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр бар. Объектларның берсендә санитар-эпидемиологик нормаларны бозу очраклары ачыкланган. Бу хакта коронавирус инфекциясен профилактикалау штабында хәбәр итәләр.

Моннан тыш чит илләрдән килгән затларны теркәү эше дәвам итә. Бер атна эчендә чит илләрдән Алабуга районына 7 кеше килгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: