Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга шәһәр судында яңа судья присяга кабул итте

Лилия Мирзаһит кызына суд эшчәнлеге символы буларак мантия һәм судья чүкече тапшырылды.

Кичә Алабуга шәһәр судында тантаналы шартларда Алабуга шәһәр суды судьясы Лилия Мирзаһит кызы Хөснетдинованың әлеге вазифага беренче тапкыр билгеләнүе белән бәйле присяга кабул итү тантанасы булды.

Бу хакта Алабуга шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә. Вакыйга барышында Лилия Мирзаһит кызына суд эшчәнлеге символы буларак мантия һәм судья чүкече тапшырылды.

Суд рәисе Жанна Низамова барлык коллектив исеменнән судьяны вазифага керешүе белән котлады, эшләрендә уңышлар теләде. Присяга кабул итү процедурасы Россия Федерациясе Дәүләт гимны астында тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев