Алабуга нуры

Алабуга шәһәре һәм районы мөхтәсибенең Корбан бәйрәме белән котлавы

Бисмилләхир-рахмәәнир рахиим! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Сезне Алабуга шәһәр һәм район мөхтәсибәте һәм, шәхсән үз исемемнән якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм!

Күркәм бәйрәмебез - Корбан гаете барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын! Аллаһы Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфикъ-һидәят биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормыш насыйп итсен.

Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбәдәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә насыйп булсын!

Ихтирам белән,

Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: