Алабуга нуры

Алабуга спортчыларын гомумшәһәр планеркасында бүләкләделәр

Бу юлы лаеклы бүләкләрен тхэквондо буенча спортчылар алды.

Бүген гомумшәһәр планеркасы алабугалыларны бүләкләү тантанасыннан башланды. Лаеклы бүләкләрне тхэквондо буенча Идел буе федераль округы чемпионатында беренче урын яулаган спортчылар алды. 

Ярышларда Идел буе федераль округының 14 төбәге катнашты. Безнең шәһәр данын 2 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады. Аларның тренерлары Ринат Сәлимуллин һәм Алинә Сәлимуллина. 

Чемпионат нәтиҗәләре буенча 57 кг. га кадәрле Алинә Сәлимуллина һәм 87 кг. га кадәрле Данил Леваев 1 нче урынны яулады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: