Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга студентлары МХО сугышчыларына ярдәм итү өчен «буржуйка» мичләре ясый

Мичләрне Алабуга политехник көллияте студентлары җитештерә.

Производствода укыту мастеры Имил Сәмигуллин җитәкчелегендә студент-яшь гвардиячеләр кечкенә, әмма ышанычлы «буржуйка» мичләре ясаган, дип хәбәр ителә шәһәрнең рәсми сайтында. Бу мичләр салкын һәм юеш көннәрдә безнең хәрбиләрнең сәламәтлеген сакларга ярдәм итәләр, сугыш шартларында алыштыргысыз булалар. 

«Махсус хәрби операция башланганнан бирле безнең студентлар #МЫВМЕСТЕ гомумроссия акциясендә актив катнаша. Алар кирәкле әйберләр җыюдан тыш, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итәләр һәм һөнәри осталыкларын да күрсәтәләр. Хәзер колледжның яшь гвардияче студентлары, «Сварщик ручной и частично механизированной сварки — наплавки» һөнәренә өйрәнүчеләр, хәйрия нигезендә хәрбиләр һәм Лисичанск халкы өчен «буржуйка» мичләре ясады, — дип сөйләде производствода укыту остасы.

Колледж студентлары мичне төрле яклап яхшыртырга тырышкан. Берничә шарт үтәлгән: мич күтәрергә дә җиңел, җылылыкны да озак вакыт саклый. 

«Бүгенге көнгә 25 мич җитештерелде. Аларны алгы сызыкка тапшырырга җыенабыз», — дип өстәде производствода укыту остасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев