Алабуга нуры

Алабуга суд бинасы янына янгын сүндерү машиналары килде

Алабуга шәһәр судында укулар узды. 

Бүген шәһәр судында суд приставлары хезмәте өчен укулар узды. Легенда буенча суд бинасындагы кабинетларның берсендә төтен чыккан.

Вакыйга урынына коткаручылар, ашыгыч ярдәм машинасы килде. Алар коткару операциясен башладылар.

Башта барысын да суд бинасыннан эвакуацияләделәр. Соңыннан ут чыккан кабинетта аңын югалткан кеше табыла. Аны МЧС хезмәткәрләре коткарды һәм медицина хезмәткәрләре кулына тапшырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: