Алабуга нуры

Алабуга укучылары өчен мәчет каршында көндезге лагерь оештырыла

Алабуга Җәмигъ мәчете каршында көзге каникулларда, 3 нче ноябрьдән 9 ноябрьгә кадәр, мәктәп балалары өчен көндезге лагерь оештырыла.

Программада: гарәп графикасын өйрәнү, әдәп-әхлак дәресләре, төшке аш, төрле уеннар. Теләкләре булган барлык малайларны һәм кызларны көтәбез. Лагерьга йөрү бушлай. Адрес: Алабуга шәһәре, Тынычлык проспекты, 2 нче йорт, телефон: 8-987-238-31-57.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: