Алабуга нуры

Алабуга урманчылыгы бинасында капиталь ремонт ясалачак

Ремонт фасадка,эчке бизәкләү эшләренә, инженерлык челтәрләренә кагылачак.

Шәһәрдә Алабуга урманчылыгы һәм Алабуга урман хуҗалыгы хезмәт коллективлары җыелышы узды. Анда Рөстәм Нуриев быел ведомство бинасында капиталь ремонт үткәреләчәген хәбәр итте. Ул фасад, эчке бизәкләү эшләренә, инженерлык челтәрләренә кагылачак. Моннан тыш, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылачак.
Җыелышта zoom режимында ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та катнашты. Ул Алабуга урманчыларының павловниянең тиз үсә торган агачын үстерүдәге тәҗрибәсен югары бәяләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: