Алабуга янгын сүндерүчеләре кисәтә: балаларны уттан саклагыз!
Җәйге яллар башлану белән балаларның буш вакытлары күбәйде. Ата-аналар аларның каникулда кайда буласын, ни белән шөгыльләнәсен алдан ук планлаштырып куйган булса, бик яхшы. Әмма кайбер бала-чага көннәр буе үз иркенә куелган, теләсә кая бәрелеп-сугылып йөри. Бала берүзе генә калгач, гадәттә, мөстәкыйльлеген тикшереп карый башлый.
Бу уңайдан Алабуга муниципаль районы буенча Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы Александр Едоменко ата-аналарга шундый сорау белән мөрәҗәгать итә: Балаларыгызның җәйге ялында күңелсез вакыйгалар килеп чыкмасын өчен, хөрмәтле ата-аналар, балаларыгыз ялын ничек үткәрер, буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнер, шул турыда кайгырттыгызмы? Мондый сорау елның теләсә-кайсы фасылы өчен урынлы, ә җәй айлары өчен бигрәк тә.
Кечкенәләрнең шуклыгы аркасында килеп чыккан янгын сәбәпләренең анализыннан күренгәнчә, балалар еш кына күзәтүчесез калалар, ут белән сак булырга өйрәнмәгәннәр, әти-әниләре тарафыннан игътибар җитеп бетми.
Балаларны бикле ишекләр артында ялгыз калдыру бик куркыныч. Янгын булган очракта, алар өйдән чыга алмаска мөмкин. Уттан һәм төтеннән куркып, балалар гадәттә карават һәм өстәл асларына, шкафка кереп кача, һәм аларны янгын вакытында табып алу җиңел эш түгел.
Балалар еш кына коры үләнгә, ачык җирләрдә җыелып яткан тупыл мамыгына ут төртә, ташландык урыннарда, парк, урманлыкларда ут белән шаяра, ахыры ни белән бетәсен уйламый. Быел, мәсәлән, 28 апрель көнне Биектау районында коры үләнне яндырып җибәргәндә 2002 елгы малайның тәне пешә.
Тәмәке тартучы үсмерләр, гадәттә, чардаклар, сарайлар, подвалларда өлкәннәрдән качып тарта, аларның гаебе белән дә янгын очраклары булырга мөмкин. Соңгы вакытта электр приборларын сүндермичә калдыру очраклары ешайды.
Бу мисалларны китереп, Алабуга шәһәре һәм районы янгын сакчылыгы ата-аналарга балаларын игътибарсыз калдырмаска, аларның вакытларын ничек үткәрүе белән кызыксынырга, гади генә шырпының да күпме куркыныч белән янавын аңлатырга, электр приборларын дөрес куллану кагыйдәләрен өйрәтергә чакыра.
Зөлфия ПРИМАКОВА
-
19 апрель 2018 - 16:42Казанда FIFA төп билет сату үзәге ачылды Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була.
-
18 апрель 2018 - 14:27Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы башлана Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә.
-
18 апрель 2018 - 10:43Һәр сүзе ялкынлы Март ахырында Яр Чаллыда иҗат кешеләре танылган татар шагыйрәсе, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Клара Булатова белән очрашты. Алабугадан бу кичәдә катнашкан Кадрия Наил кичерешләрен шигъри юлларга салган.
-
18 апрель 2018 - 10:38Безнекеләр икенче урында Үткән ялларда Алабугада Космонавтлар көненә багышланган Бөтенсоюз хоккей турниры булды.
-
18 апрель 2018 - 10:33Алкогольле продукцияне теркәү Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмәт системасында теркәлмәгән алкоголь продукциясенең әйләнеше “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүен һәм әйләнешен җайга салу һәм һәм алкогольле продукциякуллану (эчү) күләмен чикләү турында” Федераль Закон белән тыелган.
-
18 апрель 2018 - 08:19Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына 2 миллионнан артык билет сатылган ЧМ-2018 матчларына билетларның яртысыннан артыгын чит ил җанатарлары алган.
-
17 апрель 2018 - 14:59Башта челтәрләр, аннары – мунча Үткән атна ахырында Алабугада мунча комплексын төзү проекты буенча фикер алыштылар. Бу уңайдан узган эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Геннадий Емельянов, проект инвесторы Юрий Бычков, шулай ук шәһәр предприятиеләренең җитәкчеләре катнашты.
-
17 апрель 2018 - 14:55“Җиңү язы” Алабугада Безнең шәһәрдә “Җиңү язы” хор музыкасының III төбәк фестивале үтте.
-
18 апрель 2018 - 08:19Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына 2 миллионнан артык билет сатылган ЧМ-2018 матчларына билетларның яртысыннан артыгын чит ил җанатарлары алган.
-
18 апрель 2018 - 10:43Һәр сүзе ялкынлы Март ахырында Яр Чаллыда иҗат кешеләре танылган татар шагыйрәсе, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Клара Булатова белән очрашты. Алабугадан бу кичәдә катнашкан Кадрия Наил кичерешләрен шигъри юлларга салган.
-
18 апрель 2018 - 10:38Безнекеләр икенче урында Үткән ялларда Алабугада Космонавтлар көненә багышланган Бөтенсоюз хоккей турниры булды.