Алабуга нуры

Алабуга янгын сүндерүчеләре май аенда коры үләнне сүндерергә 10 тапкыр чыкты

Ун көн эчендә янгыннар турында 34 хәбәр кабул ителгән.

Майның ун көне эчендә Алабугада янгын-коткару элемтәсе пультына янгыннар турында 34 хәбәр килде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аларның алтысы торак йортларда һәм каралты-курада булган, унысы — коры үлән һәм чүп-чар яну, дүртесе — үзара бәйләнеш, 14е — ялган чакыру. Янгыннарның төп сәбәбе — ут белән саксыз эш итү. Мондый мәгълүматны Алабуга районының күзәтчелек эшчәнлеге бүлегендә бирделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: