Алабуга нуры

Алабуга үзәк китапханәсендә Таҗи Гыйззәтнең тууына 125 ел тулуга багышланган иҗади очрашу узды

15 сентябрь Алабуга үзәк китапханәсендә «Китапханәдә Гыйззәт көне» дип игълан ителде.

15 сентябрь Алабуга үзәк китапханәсендә «Китапханәдә Гыйззәт көне» дип игълан ителде. Шул уңайдан, китапханәнең уку залында күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең тууына 125 ел тулуга багышланган, «Театрга багышланган тормыш/ Жизнь, посвященная театру» дип исемләнгән иҗади очрашу узды.
Һәр төбәкнең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйлисе, кылган гамәлләрен хөрмәтлисе, яшь буынны шулар үрнәгендә тәрбиялисе килә. Таҗи Гыйззәт — шәһәребез тарихында якты эз калдырган, Алабуга театрына нигез салган күренекле драматург. Билгеле булганча, 2020 ел Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында «Таҗи Гыйззәт елы» дип игълан ителде. 
Алабугага Таҗи Гыйззәт 1925 елда күчеп килә һәм 1928нче елның декабренә кадәр яши. Бик озак вакыт та түгел кебек, әмма шушы вакыт эчендә күпме зур эш эшләнгән. Кайда гына булса да ул театр артисты, драматург, оста публицист, оештыручы буларак киң танылу ала, һәр өлкәдә үз эзен калдыра.
Очрашуда Алабуга муниципаль районы исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Равил кызы Ягудина сәламләү сүзен җиткерде.


— Без үзебезнең әдәбиятка, үзебезнең тарихка бик сирәк игътибар итә башладык. Бүгенге чара тарихыбызга, әдәбият тарихына мөрәҗәгать итү өчен тагын бер сәбәп. Килгән кунаклар белән бу очрашу соңгысы булмас, алар ел саен оештырылыр дип өметләнәм. Без һәрвакыт бөек драматургыбыз иҗатына мөрәҗәгать итәчәкбез һәм Алабуганың аның биографиясенә мөнәсәбәте булуы белән горурланачакбыз.
Чараны ачып, китапханәчеләр килүчеләрне Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлы, иҗаты, Алабугада яшәгән чоры белән таныштырды. 
Иҗади очрашуга Казаннан кунаклар да чакырулы иде. Алар — Таҗи Гыйззәтнең оныгы, Европа телләре һәм мәдәнияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Гүзәл Казбек кызы Гыйззәтова һәм татар драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе — Данил Хәбибрахман улы Салихов. Казан кунаклары да драматургның иҗатына бәя бирде, истәлекләрен сөйләделәр.


— Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт, Риза Ишморат, Галиәсгар Камал, Туфан Миңнуллин. Алар чынлап та безнең йөзек кашларыбыз. Минем башкаларны рәнҗетәсем килми, әмма бу исемнәр чынлап та күкрәкнең орден тага торган ягына куя торган шәхесләребез. Алар медаль генә түгел, алар — орден. Ул чорларда театрда беренче адымнар ясаганда күп каршылыклар булган. Шул дәверләрдән алар безнең театрыбызны бүгенге көнгә кадәр китереп җиткерделәр. Бу Россиядә генә түгел, бөтен җир шарында үзенең исемен әйткән татар театры. Мин бу сүзләрне курыкмый әйтәм. Безнең Галиәсгар Камал театры нинди генә илләргә бармый, кайда гына чыгыш ясамый. Аның репертуарында һәрвакыт Таҗи Гыйззәтнең иҗат җимешләре аерым урын алып тора. 125 елдан соң сине җыелып, шушындый залларда искә алалар икән, димәк син яшәгәнсең, син эшләгәнсең, син дөньяга тугансың. Дөньяда иң мөһиме — үзеңнән соң матур эз калдыру. Таҗи Гыйззәтне зурлаган район җитәкчелегенә, коллективка, аның иҗатын хөрмәт иткән һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Без бергә булганда гына, бер милләт икенче милләтне хөрмәт иткәндә генә, уңышларга ирешәчәкбез, — диде Данил Салихов үз чыгышында.
Татар әдәбиятында үз вакытында бик популяр булып, хәзер инде онытылып килгән язучылар бар. Күрәсең андыйларның мирасларын киләчәк буынга җиткерерлек дәвамчылары булмый. Ә күренекле драматург Таҗи Гыйззәт эшен улы Казбек Гыйззәт дәвам итә. Хәзер бу эш Таҗи Гыйззәтнең оныгы, филология фәннәре докторы Гүзәл ханым кулына күчкән. Аның максаты — ата-бабаларының мирасын саклап калу. Гүзәл Казбек кызы чит телләр белгече булса да, татар мәдәнияте белән күбрәк кызыксына. Инглиз телендә татар мәдәнияте, теле турында фәнни эшләр яза. Шундый эшләрнең берсе Амстердам һәм Нью-Йорк шәһәрләрендә нәшер ителгән монографиядә урын алган. Бүгенге көндә исә Гүзәл ханым Таҗи Гыйззәт теле турында китап язу эшенә алынган. Болар — аның әтисе үрнәгендә эшләнә торган хезмәтләр.
— Дәү әтинең туган көнен сезнең белән бергә каршы алуыма мин бик шат. Сез башкарган эшләргә шуның кадәр сокланам. Хәзер кешеләр мәдәният белән әлләни кызыксынмый, ә менә Алабугада, аерым алганда китапханәдә, мәдәният учакларының булуы белән горурланам, — дип рәхмәт сүзләрен белдерде Гүзәл ханым.
Гүзәл ханымның әтисе — Казбек Гыйззәт бөтен гомерен әтисенең мирасын, иҗатын өйрәнүгә, аны башкаларга җиткерүгә багышлаган.


— Әтием Бөек Ватан сугышына алынып, Совет Армиясендә бик озак еллар хезмәт итте. Дәү әти каты авырып китеп, Татарстан Язучылар берлеге хәрби көчләр министрына үтенеч хаты юллагач кына аны демобилизациялиләр. Әтисе белән ул ике айга якын гына вакытын үткәрергә җитешә. Шул вакытта аның пьесаларын үзе әйтеп торганнардан язып ала. Дәү әтиемнең мине чанага утыртып Ирек мәйданында Ленин һәйкәлен ачу тантанасына алып баруын һәм аның вафат булган көнен хәтерлим. Йортка бик күп кешеләр килгән иде. Әтинең диварга башы белән сөялеп торганы исемдә. Ул вакытта шуны аңладым: ниндидер коточкыч хәл булган, әтигә бик начар иде, аны шундый кызгандым, ул чакта әле үлемнең нәрсә икәнен аңламый идем. Мин бабам турында әти язган китаплардан һәм гаиләдә сөйләгән хатирәләрдән генә беләм. Әти офицер һәм техник фәннәр белгече буларак, техник югары уку йортына керергә теләгән була. Әмма үлем түшәгендә яткан атасы янында ике ай тору тормышын кискен үзгәртә, ул аның мирасын шулай гына калдыра алмаганлыгын аңлый һәм татар теле факультетына укырга керә. Аннары философия юнәлеше буенча эшли башлый, әмма дәү әтинең эшен ул гомеренең соңгы көненә кадәр ташламады, — дип истәлекләре белән уртаклашты Гүзәл ханым.
Алабуга муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы татар драматургы Таҗи Гыйззәтнең тууына 125 ел тулу һәм Татарстан АССРның 100 еллыгы уңаеннан «Читаем Гиззата. Гыйззәт әсәрләрен укыйбыз» акциясен үткәргән иде. Ул «ВКонтакте» һәм «Инстаграм» социаль челтәрләрендә узды. Нәтиҗәдә, Россиянең төрле төбәкләреннән 189 видеоролик алынган. Катнашучылар Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан гына түгел, Башкортстан, Новгород өлкәсе һәм башка җирләрдән булган.
Китапханәдә үткән очрашу барышында Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова кайбер катнашучыларга сертификатлар тапшырды, барча килгән кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.


Чарада шулай ук Татарстан Язучылары берлеге әгъзалары Гөлзадә Әхтәмова, Фирдәвес Хуҗин да чыгыш ясадылар.


Очрашу тәмамланганнан соң Гүзәл Гыйззәтова, Данил Салихов, Лилия Ягудина һәм Юлия Нәҗипова РФ Эчке эшләр министрлыгының Алабуга суворов хәрби училищесы территориясендә бөек татар драматургы исеме язылган мемориаль такта янына чәчәкләр салдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: