Алабуга нуры

Алабугада 11 яшьлек малайга яшьтәшләре пневматик пистолеттан аткан

Үзеннән өлкәнрәк яшүсмерләр белән Рөстәм Хәйбулов тренировкалардан кайтып килгәндә очраша.

Яшьләрнең берсе малайга пневматик пистолеттан ата башлый. 14 яшьлек яшүсмер Рөстәмнең ике тапкыр аркасына һәм бер тапкыр кулына ата. Рөстәм битен кулы белән капларга өлгерә, шуңа күрә пуля малайның җиңендә тоткарланып кала. Зыян күрүченең әти-әнисе полициягә гариза язган. Рөстәмнең әтисе редакциягә килде һәм прокуратурага мөрәҗәгать итәргә ниятләвен белдерде. Без, үзебезнең чиратыбызда, шулай ук тикшерү үткәрәчәкбез. Тулы мәгълүматны газетаның алдагы саннарында укыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 29 март 2018 - 11:59
    Кар суына юл ачкан – ташудан качкан
    Чын яз апрель башында көтелә, анда инде сулар агачак. Су басуга кагылышлы фаразларны “эшлекле сишәмбе”дә ТР Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең Алабуга районы буенча башлыгы Николай Доронин хәбәр итте.
    98
    0
    0
Ночной режим