Алабуга нуры

Алабугада 1400дән артык кеше коронавирустан прививка ясаткан

Бүген тагын 100 яңа вакцина дозасы кайтты.

Алабуга районында бүгенге көндә 1464 кеше коронавирустан прививка ясаткан. Бу хакта район үзәк хастаханәсендә хәбәр иттеләр. 

Бүген Алабугага коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» вакцинасының 100 яңа дозасы кайтты. 

Прививкага теләгән һәркем языла ала.

Моның өчен 8(85557) 4-41-28 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: