Алабуга нуры

Алабугада 2015 елның капиталь ремонт программасына 79 йорт кертелгән

Алабуга районында 2015 елга капиталь ремонт программасына кертеләчәк йортлар исемлеген тутыра башладылар.

Узган елда гамәлгә кертелгән озак вакытлы программа ярдәмендә инде хәзер үк 2013-2043 елларда төзекләндереләчәк йортлар билгеле. Исемлек "Торак фондны мониторинглау" системасында булдырыла, йортларның техник характеристикасы исә әлеге системага электрон рәвештә кертелә. Монда төзекләндерүне тәмамлау елы, стеналарның нинди материалдан булуы, түбә, подвал һәм электр челтәрләренең торышы турында мәгълүмат туплана. Шушы мәгълүмат нигезендә йортның таушалганлык процентын программа үзе билгели, әлеге процент исә бу йортны капиталь ремонт программасына керткәндә төп фактор булып тора.

Йортны төзекләндерү өчен кирәкле акча да якынча билгеләнә.

- 2015 елга программа шулай төзелде, быел да без шуның буенча эшләдек, - дип аңлатты торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш департаменты директоры урынбасары Ольга Михайлова.

Киләсе елга Алабугада капиталь ремонт программасына барлыгы 79 йорт кертелде. Бүгенге көнгә исә йортта яшәүчеләр теләге буенча шуларның 43 генә калды.

- Йорт милекчеләре программага кертелгән эшләрнең теге яки бу төрен башкару кирәк түгел, дип карар кабул иткәннәр икән, без аны исемлектән төшереп калдыра алабыз. Бу йортларда капремонт киләсе елларга планлаштырылачак. Йорт милекчеләре ремонттан баш тарту турында карар кабул итә һәм җыелыш беркетмәсе нигезендә без йортны программадан чыгарабыз, - ди Ольга Михайлова.

Лифт җиһазларын куллану вакыты чыга торган йортлар да капремонт буенча озак вакытлы программага кертелә. Безнең шәһәрдә шундый ике йорт бар - Интернациональ урам, 8 һәм Тынычлык проспекты, 30.

Киләсе елда программа шәһәрнең иске өлешендәге йортларны төзекләндерүгә юнәлдерелә. Бу йортларда түбә, фасад, канализация, салкын су һәм җылыту челтәрләрен яңарту күздә тотыла. Кайберләрендә кайнар су челтәрләрен яңарту һәм электромонтаж эшләре башкару да планлаштырыла.

Капиталь төзекләндерү программасы дүрт чыганактан финанслана. Болар - федераль, республика, җирле бюджетлар һәм йорт милекчеләренең акчалары.

Ольга Михайлова әйтүенчә, ай саен коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләрендә "Капиталь ремонт" графасы аерып күрсәтелә. Капремонт өчен без һәр квадрат метрдан биш сум түләп барабыз. Бу акчалар "Татарстан Республикасының ТКХ фонды" дип аталучы коммерциячел булмаган региональ оператор исәбенә туплана. Идарәче компанияләр аның белән килешү төзеде. Һәр квадрат метрдан биш сум исәбендә түләнгән акчалар Казанның торак-коммуналь фондына килә. Ремонт өчен кирәкле акчалар заявка буенча кире кайтарыла. Дөрес, бу юлы акчаны идарәче компания түгел, ә эшләрне башкаручы подряд оешмасы ала.

- Милекчеләр түләгән һәр 1 сумга федераль һәм республика казнасыннан 2 сум 20 тиен өстәлә, - дип аңлатты безгә җитәкче.

Шулай итеп, региональ оператор белән килешү төзү нәтиҗәсендә район һәм шәһәр өстәмә керем ала.

Сүз уңаеннан, 2015 елдагы капиталь ремонт өчен әлегә 92,5 миллион сум акча бүленгән.

Быел Алабуга районында 30 йорт төзекләндерелсә дә, аларның барысы да әле тапшырылмаган. Бу эшләргә барлыгы 114 миллион сум акча сарыф ителгән.

Рәсемдә: Яр буе, 13 адресы буенча урнашкан йорт капиталь ремонт программасына кертелде.

Камилә КОТДУСОВА

Подпись к фото.

Яр буе, 13 адресы буенча урнашкан йорт капиталь ремонт программасына кертелде

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 май 2018 - 16:57
    Алыштырып та, кайтарып та була Кибеттән алынган әйберне уйлаганча тиз генә алыштырып бирмиләр.
    40
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:18
    Росреестр күршеләр белән дуслашырга ярдәм итә Бакчада барлыкка килгән проблеманы хәл итер юллары турында Татарстан Росреестр хезмәткәре Аделя Хазеева сөйләячәк.
    35
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:12
    ЯЗЫЛЫРГА АШЫК! 2018 елның II яртыеллыгына “Алабуга нуры” һәм “Новая Кама” газеталарына язылу башланды.
    31
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:00
    Киңәшле эш таркалмас Алабугада беренче тапкыр шәһәр күләмендә ата-аналар җыелышы булды. Анда ике йөздән артык кеше катнашты. Алар арасында җәмәгать оешмалары, мәктәп һәм балалар бакчаларының ата-аналар комитеты вәкилләре бар иде.
    39
    0
    0
  • 22 май 2018 - 14:58
    18 майда Халыкара Музейлар көне үтте. Музей-тыюлык хезмәткәрләре Ленин мәйданында Музейлар көненә багышланган бәйрәм үткәрде.
    32
    0
    0
  • 22 май 2018 - 11:39
    Бүләкләделәр Бүген шәһәр киңәшмәсен Геннадий Емеләянов бүләкләүдән башлады
    42
    0
    0
  • 19 май 2018 - 12:31
    Бүген "Игътибар мотоциклист" Бөтенроссия акциясе үтә. "Төнге бүреләр" һәм мотоклуб әгъзалары акция кысаларында автомобиль йөртүчеләргә листовкалар таратты.
    47
    0
    0
  • 17 май 2018 - 17:27
    БАЛАЛАРГА ТАМАША 18 майда Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегендә “Музейлар көне – безнең бәйрәм” дип аталган сәхнәләштерелгән тамаша булачак.
    52
    0
    0
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 22 май 2018 - 11:39
    Бүләкләделәр Бүген шәһәр киңәшмәсен Геннадий Емеләянов бүләкләүдән башлады
    42
    0
    0
  • 23 май 2018 - 16:57
    Алыштырып та, кайтарып та була Кибеттән алынган әйберне уйлаганча тиз генә алыштырып бирмиләр.
    40
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:00
    Киңәшле эш таркалмас Алабугада беренче тапкыр шәһәр күләмендә ата-аналар җыелышы булды. Анда ике йөздән артык кеше катнашты. Алар арасында җәмәгать оешмалары, мәктәп һәм балалар бакчаларының ата-аналар комитеты вәкилләре бар иде.
    39
    0
    0
Ночной режим