Алабуга нуры

Алабугада агач үсентеләре утыртыла

Механикалаштырылган ысул белән 500 үсенте утыртылачак.

Кичә, 12 июльдә Алабуганың 4 микрорайонда актив рәвештә агач утырту бара. Нарат үсентеләрен механикалаштырылган ысул белән Тынычлык проспекты — Нечаев урамы һәм Бакый Урманче урамнары буенча утырталар.

Барлыгы 1,5-2 метр биеклектәге 500 агач утырту планлаштырылган. Шәһәрне яшелләндерүдә «Татнефть» предприятиесе ярдәм итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: