Алабуга нуры

Алабугада “Аларның исемнәре Россиянең данын арттырды” IX Республика фәнни-гамәли конференциясе узды

3 мартта Алабугада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган “Аларның исемнәре Россиянең данын арттырды” IX Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Аны ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Алабуга муниципаль районы, дәүләт музей-ядкарьлеге, КФУның Алабуга институты оештырды.

“Аларның исемнәре Россиянең данын арттырды” дип аталган конференциягә елдан-ел укучылар күбрәк килә. Тематик яктан ул 7 секциягә бүленгән иде. Секцияләрдә эш тәмамлангач, конференция җиңүчеләрен билгеләү һәм “Алабугага ашыгыйк, музейга” дигән II Республика балалар әдәби эссе конкурсына йомгак ясау тантанасы булды. Конференциядә Татарстанның 24 торак пунктыннан (Алабуга, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск, Бөгелмә, Менделеевск, Әгерҗе, Нурлат, Чистай, Әлмәт, Урыссу, Мамадыш, Зәй, Балтач, Яшел Үзән шәһәрләре һәм республиканың күп кенә муниципаль районнары авыллары) 122 укучы катнашты, алар 115 эш тәкъдим итте. Әлеге эшләр Алабугада гына түгел, Татарстан Республикасында һәм бөтен дөньяда да танылган кешеләр турында иде.

Быел конференция беренче тапкыр ике этапта узды. Читтән торып үткәрелгән этап барышында катнашучылар эшләрен жюри карамагына җибәрде, аның составына музей-ядкарьлек һәм КФУның Алабуга институты хезмәткәрләре керде. Ә иң яхшы дип табылган эшләрне авторлар тематик секцияләр утырышларында тәкъдим итте. Җиңүчеләргә дипломнар, ябалак рәвешендәге сувенирлар һәм музей-ядкарьлек тарафыннан чыгарылган басмалар тапшырылды. Эссе бәйгесендә җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды.

Чарада Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко, “Татармультфильм” иҗат берләшмәсенең баш режиссеры Сергей Киатров һәм башкалар катнашты.

Гөлзада Руденко үз чыгышында конференциядәге җиденче, “Алабугага ашыгыйк, музейга” дип аталган секциясе Алабуга музей ядкарьлеге һәм “Татармультфильм” берләшмәсе белән берлектә үткәрелүен искәртте. Монда бөтен республикадан кызыклы 35 эш җибәрелгән.

– Бүген конференц-залыбыз тулы, һәм сезне музей-ядкарьлекнең бер бүлекчәсендә сәламләргә рөхсәт итегез. Балалар бу залда беренче тапкыр җыела. Быел сез, мөгаен, конференциянең яңа форматына игътибар иткәнсездер, без сезне ел саен шаккатырырга, яңа нәрсә уйлап табарга тырышабыз. Сезнең бирегә килергә теләвегез безнең өчен мөһим, ә кемнәр инде килгән, сезгә яхшы тәэсирләр, онытылмаслык хис-кичерешләр алуыгызны телибез һәм тагын бер кат бирегә дусларыгыз, сыйныфташларыгыз белән килүегезне көтеп калабыз. Алабуга – ачык шәһәр, биредә сезне һәрвакыт көтеп алалар, бу хакта һәрдаим әйтеп киләбез. Укытучыларга һәм ата-аналарга һәрчак үз балалары белән янәшә булулары өчен чиксез рәхмәтлебез. Мондый башлангычларда ярдәм итүче ата-ана һәм сыйныф җитәкчеләре булу – зур байлык. Сезнең тикшеренү эшләре безнең өчен дә яңа мәгълүмат алу мөмкинлеге. Бу бик әһәмиятле һәм моның белән мөмкин кадәр күбрәк шөгыльләнергә кирәк, – диде әлеге конференцияне оештыручы, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко.

Ул шулай ук конференциядә катнашучыларның киләсе елда музей-ядкарьлекнең күргәзмә объектларына гына түгел, фондларга да бару мөмкинлеге булачагын әйтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: