Алабуга нуры

Алабугада атна эчендә дүрт янгын булды

Бу хакта күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге хәбәр итә.

Узган атнада Алабуга районында 4 янгын булды. Хлыстово авылында йорт яны корылмалары, «Нефтехимик» бакча ширкәтендә — мунча, шәһәрдәге ачык мәйданчыкта чүп-чар контейнеры һәм чүп-чар янды.

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү зарурлыгы турында искә төшерә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: