Алабуга нуры

Алабугада авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады

Ярминкәләр 31 октябрьгә кадәр һәр шимбәдә үткәреләчәк.

Ял көннәрендә үтә торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре Алабугада берничә ел рәттән оештырыла. Бу көздә алар 13 сентябрьдә, бердәм сайлау көнендә башланды. Биредә крестьян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм җирле җитештерүчеләр үз продукциясен тәкъдим итә. Ярминкәләр 19 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр һәр шимбә саен 9дан 16 сәгатькә кадәр өч төп мәйданда үткәрелә:

- Тынычлык проспекты, 43 нче йорт (11нче кибет яны);

- Максим Горький урамы, 107 нче йорт (Иске базар яны);

- Мәрҗани урамы, 30а йорты ("Березка" сәүдә үзәге яны).

Иске базар янындагы ярминкәдә бодай, печән, салам һәм тирес сатып алырга мөмкин. Ә 11 нче кибет һәм "Березка" сәүдә үзәге янында авыл хуҗалыгы продукциясе, ит һәм көндәлек товар белән сату итәчәкләр.

Мәрьям ТАИШЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • 12 января 2018 в 08:15
    2018 елда ничек яшәрбез
    Өметләр тулы яңа ел яңалыкларга да бай. Шул исәптән хокук өлкәсендә дә. Салым һәм пенсиягә кагылышлы законнар, ЮХИДИ норматив актлары үзгәреш кичерде, Хезмәт Кодексының, табигатьне саклау документларының кайбер маддәләре яңадан каралды.
    37
    0
    0