Алабуга нуры

Алабугада балалар бакчаларына урыннар билгеләнә башлады

Балаларны бакчаларга туплау ел саен 1 июньнән 31 августка кадәр бара.

Нәниләрнең әти-әниләре өчен кызу чак — 1 июньнән бакчаларда көтеп алган урыннар билгеләнә.

Балаларны бакчаларга туплау ел саен 1 июньнән 31 августка кадәр бара. Быелгы бүленеш үткән елдагылардан аерыламы, «Алабуга районы башкарма комитетының Мәгариф идарәсе» МКУнең баш белгече Наилә Абдрахманова шул турыда сөйләде:

− Комплектлау барышында 3 яшьтән 7 яшькәчә балаларның "беренче дулкыны«на кергән 125 бала балалар бакчаларына юллама алачак. 4 микрорайондагылар арасында чират зур булганга, ата-аналарга шәһәрнең өске өлешеннән урыннар тәкъдим ителгән иде. Шулай булса да, алар төрле сәбәпләр белән, үз микрорайоннарында гына йөртергә теләп, баш тарттылар. Анык кына 3-4 яшь аралыгындагылар өчен 35, 39нчы бакчаларда яңадан туплана торган төркемнәр ачылачак.

− Алабуга районында балалар бакчаларына чират белән эш ничек тора?
− Балаларны бакчаларга туплауның башлануына, әлеге чиратта, туганнан алып 7 яшькә кадәрге 1 мең 882 бала исәпләнә. Шулардан 2-3 яшьлекләр — 404 сабый, 1 яшьтән 2 яшькәчә — 638, ә 3-4 яшьтәгеләр — 125 бала. Ясле яшендәге 1дән 2 яшькә кадәрге һәм 4 микрорайондагы 2дән 3 яшькә хәтлеләр урын белән тәэмин ителми. Июньнән яшь ярымлык балалардан алып 2 яшькә кадәргеләрне һәм 2дән 3 яшькә кадәрге балаларны туплау башланды. Бакчаларга барасы балаларның иң зур өлеше шушы. Шәһәрнең 5, 12, 17, 24, 25, 26, 28, 29, 30, 31, 32, 34, 36, 38нче бакчаларында яшь ярымнан алып 3 яшькә кадәрге нәниләр өчен 14 төркем тупланачак.
Бер яшьтән 2 яшькә кадәрге нәниләргә 160 урын — 10 төркем — 1, 18, 22, 26нчы бакча, 1 гимназия (элекке 27нче балалар бакчасы), 28, 31 һәм 34нче бакча туплый. 22 төркем 2 яшьтән 3 яшькә кадәр балалардан туплана.

Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә урыннар 400 балага биреләчәк. Шушы яшьтәгеләрнең барысы да диярлек урыннар белән тәэмин ителәчәк. Шулай да 4нче микрорайондагы — 35, 36, 39, 40нчы балалар бакчаларында комплектлау белән кыенлыклар кала әле. Бу бер яшь ярымнан 3 яшькә кадәрге сабыйларга кагыла. Аларга шәһәрнең өске өлешеннән урыннар тәкъдим ителәчәк. Шуның белән бәйле рәвештә, әлеге балалар бакчаларында яшь ярымнан 2 яшькә кадәр ара каралмаячак.

− Быел балалар бакчаларына теркәүгә кертелгән яңалыклар бармы?
− Җәйге чорда, сабыйлар бакчага юллануга, ата-анага баланы мәктәпкәчә учреждениегә бирү турында гариза язып ике арада килешү төзү өчен, бер ай вакыт бирелә. Алдагы ике айда сабый балалар бакчасына йөри башларга тиеш. 1 сентябрьдән бу чикләр үзгәрәчәк — юллама биргән көннән, бөтен эшне бер айда үтәү мөһим. Теге яки бу сәбәп аркасында килми калучы булса, программа статусны автомат рәвештә «Килмәде» дигәнгә алыштыра. Үзгәрешләр федераль ташламалары булганнарга — хәрби хезмәттәгеләр, полиция хезмәткәрләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) карамагындагылар, янгынчылар, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәт идарәсе (УФСИН), тикшерү комитеты хезмәткәрләренең, судьяларның балаларына да кагыла. Аларның ташламасын һәр 180 көн саен, ягъни комплектлау буенча белгечкә мөрәҗәгать иткән вакыттан алып, һәр ярты ел үтүгә, раслап торырга кирәк.

Күп балалы гаиләләр, инвалид балалы гаилә, гаиләдә ата-ананың берсе генә дә инвалид булганда, шулай ук ташламаны раслау, аның гамәлдәге вакытын күрсәтү кирәк. Ташламага ия төргә керүчеләрнең һәммәсе үзе белән түбәндәге документларны китерә:
— ата-ананың берсенең паспорты;
— баланың туу турында таныклыгы;
— ташламаны раслый торган таныклык (яисә эш урыныннан белешмә).
2019 елның 13 декабреннән тагын бер федераль ташлама барлыкка килде — бер гаиләдә яшәүче һәм яшәү урыннары уртак булган балалар (энеләр, сеңелләр) өчен. Бу ташлама чиратта теркәлгән бала өчен, гаиләдән бер бала әлеге бакчага йөрүен дәвам иткән очракта гына гамәлдә. 

Комплектлау башлануга, ул бала бакчадан чыкса, чиратта торганына ташлама кире кагыла. Ата-ана (законлы вәкилләр) үзләренең ташламаларын һәр 180 көн раслап торырга тиеш. Уңайлык өчен, ата-аналарга балаларны бакчага туплау башланыр алдыннан ук, апрель-майда мөрәҗәгать итәргә һәм ташламаны тикшерергә кирәк. Үзең белән түбәндәге документлар булырга тиеш:
— ата-ананың берсенең паспорты;
— баланың туу турында таныклыгы;
— ата-ананың мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе тарафыннан расланган килешүе;

Шулай ук документларның төп нөсхәләре:
— баланың мәктәпкәчә учреждениегә йөргәнлегенә белешмә;
— паспорт өстәленнән фатир карточкасы.

− Балаларны туплау ничек бара? Балалардан кем беренче чиратта юллама ала?
− Система теркәлүгә гаризалар исемлеген аларның төренә карап аера, ягъни «ташламалы» һәм төп нигездәге гаризалар. Алар приоритет буенча автомат рәвештә чиратка куела. Һәр төрдәге чират гариза бирү көненә һәм ташлама төренә карап тезелә. Мәсәлән, анык бер бакчада билгеле бер яшь төркемендә урыннар бушый. Система шушы бакчага һәм шул ук яшь төркеменә бирелгән гаризаларны үзе сайлый. Яшьне исәпләү муниципаль районның административ регламенты буенча исәпләү көне дип кабул ителгән көннән бара. Аннары бу алгоритм буенча балалар бакчасында күрсәтелгән яшь төркемендәге буш урыннар эзлекле бүленә, шуңа күрә бакчага язылу көнен, кызганыч, алдан берничек тә фаразлап һәм анык көнен әйтеп булмый.

− Балаларны туплауның беренче агымына кайсы яшь бара, кайсысы — икенчегә?
− Комплектлауның икенче агымына әти-әниләре беренче агымга документларын китереп җиткермәгән сабыйлар яисә әлегә чиратта калганнар бара.

− Мәктәпкәчә учреждениегә урынны бер ел эчендә алып буламы?
− Әгәр дә кем дә булса балалар бакчасыннан чыкса яисә башка торак пунктка күчеп китсә, һәм урын көткән бала чиратта беренче булса, алырга мөмкин. 

− Чират көтү өчен ата-ана ничә бакча сайлый ала?
− Татарстанда — бер генә балалар бакчасын. Шулай да була, ата-аналар РФ Дәүләт хезмәтләре сайты аша гариза бирә, анда сайлап алу өчен 3 бакча күрсәтелә, ләкин алар гаризага нинди дә булса үзгәрешләр кертүне үтенеп Мәгариф идарәсенә мөрәҗәгатъ иткәндә, программа бер бакчаны сайлауны сорый. ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биргән очракта, «Башка вариантлар тәкъдим итәргә» билгесе торса, ата-ана балалар учреждениесендә тәкъдим ителгән урыннарны сайлау өчен Мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә тиеш, чөнки программа аларны үзе юнәлдермәячәк.

− Яшәү урынына карамыйча, теләсә кайсы бакчага ризалашу кирәкме?
− Бу, әлбәттә, ата-аналарның үзләреннән, аларның мөмкинлегеннән тора. Баланы шәһәрнең башка өлешенә йөртү алар өчен уңайлы булырмы? Еш кына әти-әниләре балага урын булсын дип, теләсә кайсы бакчага ризалаша, аннан соң башка мәктәпкәчә учреждениедән урын эзли башлый. Күчерү мөмкин, әмма физик затлар алмашу аркылы, ягъни ата-аналар үзләренә туры килгән яшь төркеме буенча теләгән балалар бакчасыннан вариантны үзләре эзли. Бала муниципаль хезмәтне яшәү урыны буенча алмаган булса, аны күчерү өчен, әти-әнисе Мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итеп яңадан теләгән балалар бакчасына чиратка баса, тик алар исемлек ахырына эләгә. Шуңа да, баланы кайсы бакчага йөртергә телиләр, шунда чиратка кую мөһим. Шундый очраклар да була, гаилә хәле буенча баланы бакчага бирергә кирәк, әмма аларның әле чираты җитмәгән. Аларга авыл балалар бакчасына йөреп тору мөмкинлеге бар, шәһәрдәге чиратлары югалмый. Моның өчен Мәгариф идарәсенә килеп, авыл балалар бакчасына күчерүгә өстәмә гариза бирәләр. Чират буенча урын булуга, бернинди кыенлыксыз, шәһәр бакчасына күчәргә була. Ә менә башта ук авыл балалар бакчасына чиратка баскан сабыйларны шәһәр бакчасына күчереп булмый.

− Күчеп киткән очракта, бала бакчага йөрмәсә, чират белән нәрсә була?
− Муниципалитет эчендә яисә Татарстан Республикасы чикләрендә яшәү урыны үзгәргәндә, гариза бирү вакыты үзгәрми. Россиянең башка төбәкләренә яки башка төбәкләрдән Татарстанга күчкәндә, гариза бирү вакыты яңа гариза бирү көненнән, ягъни Мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать иткән көннән куела. Моннан тыш, һәр ата-ананың гаризада күрсәтелгән балалар бакчасын ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аркылы елга бер тапкыр алыштыру мөмкинлеге бар.

− Дәүләт хезмәтләре порталында гаризаларның нинди статуслары бар, һәм алар үзгәргәндә, ат-аналар нинди гамәлләр башкарырга тиеш?
− «...нче санлы бакчага җибәрелгән» — бу статус сезгә баланы балалар бакчасына теркәүгә юллама бирелгәнне белдерә. Күрсәтелгән балалар бакчасына барып (районның мәгариф бүлегенә түгел), теркәлү өчен 30 көн эчендә мөрәҗәгать итәсе. Килешү төзелгәннән соң, статус "МББУга алынган«га үзгәрәчәк. Әлеге бакча ошамый икән, Мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. «Документларны раслау» статусы башка төбәктән күчеп килгәндә яисә Дәүләт хезмәтләре аркылы чиратка басканда ата-аналар (законлы вәкилләр) ясаган хата аркасында техник ялгышлардан була, ГХАТ (ЗАГС) аша мәгълүмат тикшерелгәндә, статус автомат рәвештә килеп чыга. Бу очракта ата-аналар документларның төп нөсхәләрен яисә раслый торган белешмәләрне комплектлау буенча белгечкә китерергә тиеш.

Алабуга районының 41 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә һәм 16 мәктәпкәчә белем төркемендә тәрбия-белем бирү эшчәнлеге тормышка ашырыла. Аларда барлыгы 289 төркем, шуларның 265е — шәһәрдә, 24е — авылларда. Мәктәпкәчә учреждениеләргә 5 мең 518 бала йөри.
2021 елда 1 мең 134 бала чыгарыла, шуларның — 1мең 67се шәһәрдә һәм 67се − авылда.

Быел:
— 2 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен 400 урынга 22 төркем; 
— 1 яшь ярымнан алып 3 яшькәчә 210 урынга 4 төркем; 
— 1 яшьтән 2 яшькә кадәргеләр өчен 150 урынга 10 төркем; 
— 3 яшьтән 4 яшькәчә балалар өчен 75 урынга 3 төркем — 4 микрорайонда;
— 4 яшьтән 7 яшькәчә балалар өчен өлкән һәм мәктәпкәчә әзерлек буенча 195 урынга − 15 логопед төркеме оештырылачак.


Мәгариф идарәсе Нефтьчеләр проспекты, 175 адресы буенча урнашкан, тел.:3-51-99. Кабул итү көннәре: сишәмбе — сәгать 13.00дән 17.00гә кадәр, пәнҗешәмбе — сәгать 8.00дән 17.00гә кадәр (төшке аш вакыты:12.00-13.00).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: