Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада бер көндә өч күргәзмә ачылды

15 октябрьдә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Заманча этносәнгать музеенда берьюлы өч күргәзмә проекты ачылды.

Беренче экспозициядә Санкт-Петербургтан килгән Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Гыйләҗевның пленэр вакытында Алабугада иҗат ителгән эшләре тәкъдим ителә.

Рәссам тормыш иптәше Халидә белән бергә Алабугада 10 көн булган, монда 16 картинадан торган тулы бер серия барлыкка килгән. Бирегә килүчеләр борынгы шәһәрнең матурлыгын, көзге табигатьнең гүзәл мизгелләрен күрә алачак.


Тагын ике күргәзмә музей кунакларын уникаль рәсемнең III Алабуга биенналында һәм экслибрис техникасы буенча IV Халыкара Алабуга триенналында катнашучы рәссамнар иҗаты белән таныштырачак.
Конкурслар читтән торып үткәрелде. Чара кысаларында проектларның җиңүчеләрен бүләкләделәр, алар арасында Алабуга биенналында 1 урынны алган Төмәннән Юрий Бычков һәм Екатеринбургтан Наталия Широкова — Экслибрис триенналы дипломанты да бар иде.
Күргәзмәдә экслибрис техникасы белән иҗат ителгән 40 эш, шулай ук 31 уникаль рәсем үрнәге тәкъдим ителгән.

Билетларны Пушкин картасы буенча да сатып алырга мөмкин.
Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең матбугат хезмәте
Фотолар Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев