Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада беренче Белорус мәдәни үзәге ачылачак

Шәһәребезнең тарихи өлешендә, Яр буе урамындагы 8нче санлы йортта Белорус мәдәни үзәге ачылачак.

Бина республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора, элек ул күп фатирлы торак йорт иде, хәзер исә бу урында ишегалдын үлән баскан тузып беткән бинаны гына күрергә мөмкин.
Шәһәрнең тарихи өлешен карап йөрү вакытында объектта Рөстәм Нуриев булды. Биредә ул бинаның яңа хуҗасы — Беларусь Республикасының Алабуга районы территориясендәге мактаулы консулы Константин Анисимов белән очрашты. Йорт тулысынча торгызылачак, аны файдалануга 3 ел дәвамында кертү планлаштырыла.
— Минем өчен, битараф булмаган һәр кеше өчен кебек үк, мәдәни мирасны саклап калу бик мөһим. Алабугага күп туристлар килә һәм без моның өчен эшли алганнарның иң яхшысы — безнең белорус мәдәниятен җиткерү. Минемчә, нәкъ менә шундый хезмәттәшлек халыкларыбызны берләштерә, — диде Константин Анисимов.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый Белорус мәдәни үзәге безнең республикада беренче булачак. Ремонт эшләрен 1 октябрьдә башлау планлаштырыла, шул ук вакытта документлар белән эш инде күпкә иртәрәк башланган. Карап йөрүдә катнашучылар билгеләп үткәнчә, бу гади генә процедура түгел, әмма район җитәкчелеге ярдәме белән аны уңышлы тәмамлау мөмкин булган, шуңа күрә Рөстәм Нуриев адресына аерым рәхмәт сүзләре әйтелде.
Аннан соң катнашучылар "Александр бакчасы«на юнәлде. Юл уңаеннан Казан урамындагы 10нчы һәм 12нче санлы йортлар ишегалдын карап үттеләр, аның торышы аерым игътибар таләп итә. Сүз уңаеннан, әлеге ишегалды 2022-2023 елларга «Безнең ишегалды» республика программасына кергән, әмма район җитәкчесе аны 2021 ел программасына кертергә кушты.
"Александр бакчасы"ндагы буаны һәм кафе бинасын саклап калу һәм тәртипкә китерү турында карар кабул ителде. 
Алга таба катнашучылар Троицк зираты территориясен карады. Биредә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко коймаларның торышына игътибар итте, аларның кирпеч нигезе акрынлап җимерелә. Рөстәм Нуриев аны бөтенләй сүтеп, металл конструкцияне генә калдырырга тәкъдим итте.
− Район җитәкчелегенең шәһәрнең тарихи-мәдәни мирасын саклап калуга йөз тотуы бик әйбәт, — дип билгеләп үтте Гөлзада Руденко карап йөрүдән соң. —Шәһәрнең бу өлешендә игътибар таләп итә торган берничә проблема бар. Беренчедән, бу — Троицк зираты территориясе, һәм Рөстәм Нуриев дөрес, зур финанс чыгымнарын таләп итми торган карар кабул итте. Без "Александр бакчасы«нда булдык, анда урнашкан буа һәм бина мәсьәләсе инде озак вакыт дәвамында хәл ителмәгән булып кала, хуҗасы булмау сәбәпле, территория ташландык хәлгә килгән. Рөстәм Нуриев мондагы корылмаларга икенче тормыш бирергә хәл итте. Ә гомумән алганда, биредә хәзер дә уңайлы һәм яхшы. Бу «инглиз паркы», биредә барысы да табигый рәвештә үсә. Паркны 1866 елда безнең танылган Алабуга сәүдәгәрләре ачкан һәм ул хәзер дә ничек бар, шулай сакланган дияргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев