Алабугада бозлы яңгыр явуы, буран һәм көчле җил булуы көтелә
Татарстан синоптиклары 12-14 декабрьләрдә һава торышының бозылуы турында кисәтә.
12 декабрьдә көндез бераз кар явуы, күрү мөмкинлеге 1-2 км тәшкил иткән буран булуы һәм җилнең 15-20 м/с кадәр көчәюе көтелә. 6-11 градус салкын була.
13 декабрьдә кар һәм юеш кар, бозлы яңгыр явуы ихтимал. Урыны белән - буран һәм бозлавык, 18-23 м/с кадәр көчле көньяк-көнбатыш җиле исәчәк. Төнлә - 6-11, көндез - 6 градуска кадәр салкын. Юлларда - бозлавык, урыны белән - кар көртләре.
14 нче декабрьдә кар һәм буран булуы фаразланыла. 16-21 м/с кадәр көчле җил булуы ихтимал. Тәүлек дәвамында - 8 градуска кадәр салкын, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
"Татар-информ" МА
-
19 апрель 2018 - 16:42Казанда FIFA төп билет сату үзәге ачылды Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була.
-
18 апрель 2018 - 14:27Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы башлана Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә.
-
18 апрель 2018 - 10:43Һәр сүзе ялкынлы Март ахырында Яр Чаллыда иҗат кешеләре танылган татар шагыйрәсе, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Клара Булатова белән очрашты. Алабугадан бу кичәдә катнашкан Кадрия Наил кичерешләрен шигъри юлларга салган.
-
18 апрель 2018 - 10:38Безнекеләр икенче урында Үткән ялларда Алабугада Космонавтлар көненә багышланган Бөтенсоюз хоккей турниры булды.
-
18 апрель 2018 - 10:33Алкогольле продукцияне теркәү Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмәт системасында теркәлмәгән алкоголь продукциясенең әйләнеше “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүен һәм әйләнешен җайга салу һәм һәм алкогольле продукциякуллану (эчү) күләмен чикләү турында” Федераль Закон белән тыелган.
-
18 апрель 2018 - 08:19Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына 2 миллионнан артык билет сатылган ЧМ-2018 матчларына билетларның яртысыннан артыгын чит ил җанатарлары алган.
-
17 апрель 2018 - 14:59Башта челтәрләр, аннары – мунча Үткән атна ахырында Алабугада мунча комплексын төзү проекты буенча фикер алыштылар. Бу уңайдан узган эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Геннадий Емельянов, проект инвесторы Юрий Бычков, шулай ук шәһәр предприятиеләренең җитәкчеләре катнашты.
-
17 апрель 2018 - 14:55“Җиңү язы” Алабугада Безнең шәһәрдә “Җиңү язы” хор музыкасының III төбәк фестивале үтте.
Ночной режим