Алабуга нуры

Алабугада бу атнада янгын булды

Алабугада XIX гасырда ук төзелгән тарихи бина зыян күрде.

Сишәмбедә, 15 июньдә, кичке сәгать алты тирәсендә Татарстанның 10 еллыгы урамында бина яна башлады. Алабуга өстендә күтәрелгән кара төтен шәһәрнең теләсә кайсы ноктасыннан диярлек күренеп торды. Буш корылмада янгын чыгуын күрүчеләрдән 18 сәгать 21 минутта янгын хезмәтендә кизү торучыга хәбәр килә. Янгын нарядлары кичекмәстән вакыйга урынына чыга. Беренчеләрдән булып 75нче янгыннардан коткару хезмәте бүлегенең аерым пост янгынчылары килеп җитә. Бинаның түбәсе яна. Зыян күрүчеләр юк.
Татарстан Республикасы буенча Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе дәүләт янгын хезмәтенең 75нче янгыннан коткару бүлеге башлыгы урынбасары Николай Прокудин хәбәр итүенчә, янгын мәйданы 120 квадрат метр тәшкил иткән. Аны сүндерүгә шәхси составтан 43 кеше һәм 17 берәмлек техника җәлеп ителгән. Ут чыгуның сәбәбен ут төртүдән күрәләр. Янгын сүндерүдә шәһәр хезмәтләре дә катнаша. Алабуга коткару гарнизоны, җайланмалар белән ярдәм иткән өчен, Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсенә, Алабуга электр челтәрләренә рәхмәтен белдерә.
Янгынны сүндерү икенче көнне дә дәвам итте. Хәбәрчебез коткаручылар янында булып кайтты.
— Бина төн буе янды. Төнлә янгынны 11 кеше сүндерде, иртән икенче бригада килде. Болар 70нче һәм 75нче бүлек янгынчылары. Түбәдәге резин катлау яна, янәшә торган йортка күчмәсенгә, беренче чиратта, янгынны шул йорт ягыннан сүндерделәр, — ди 75нче бүлекнең каравыл башлыгы Дмитрий Остроумов.
Янгынчылар сүзенә караганда, биредә, беренче катта, 2020 елның маенда ут чыкканы бар инде. Татарстанның 10 еллыгы урамында урнашкан 9нчы йорт («Банк хезмәткәрләренең клуб бинасы») республика күләмендә мәдәни мирас объекты булып тора. Аның мәйданы: 1042,3 квадрат метр. 2019 елның декабрендә мәдәни мирас объектларының башкалары белән бергә, бина муниципаль чаралар хисабына консервацияләнә. Сугыштан соңгы елларда монда 1970 елга кадәр Мәдәният йорты урнашкан булган, беренче каты торак йорт буларак файдаланылган. Мәдәният йортын яңа урынга күчергәч, әлеге корылманың бар бүлмәләре дә эрләү һәм туку фабрикаларына тулай торак итеп бирелә. Предприятиеләр ябылганнан соң, тулай торак шул килеш кала бирә. Мәсәлән, 2007 елда биредә укытучылар һәм табиблар яши. 
− Мин бәләкәй чакларда монда районның Мәдәният йорты иде. Әнием курчак спектакленә алып баргалады. Күпмедер вакыттан, анда киҗе-мамык фабрикасының тулай торагын ясадылар, фабрика ябылгач та, анда кешеләр яшәде әле. Соңыннан аларны тузган торак программасы буенча күчерделәр. Сакланырга тиешле, матур тарихи бина иде, − ди Юрий Ларионов.

Тарихи белешмә
1821 елда кварталның мәйданга көнбатыштан терәлеп торган төньяк почмагындагы урын, мещан И.С.Лекаревка, таш нигездә агач корылма, почмак йорт һәм Никольский урамына турылап шундый ук флигель төзү өчен бирелә. 1830 елда Лекарев үзенең җирен шәһәр җәмәгатьчелегенә тапшыра, һәм 1855 елда шәһәр башы Г.И.Стрельников башлангычы буенча анда городничий һәм инвалидлар командасы башлыгы фатирлары өчен төрле биналар төзелгән була. 1874 елдан соң, берничә ел дәвамында, янгын бүлеге бинасын төзегәнгә кадәр, почмактагы ярымташ йортны полиция идарәсе арендага алып торган. XX гасыр башында әлеге урынның арткы яртысында мәйданга карап торган тугыз ян тәрәзәле хәзерге ике катлы таш йорт төзелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: