Алабуга нуры

Алабугада «Чикләрсез талант» хәйрия концерты узачак

Концерт Мәдәният сараенда үткәрелә.

29 июньдә 18.00 сәгатьтә шәһәр Мәдәният сараенда «Чикләрсез талант» хәйрия концерты узачак. 

«Мәрхәмәтле Галактика» хәйрия проекты кысаларында Президент фонды ярдәме белән әзерләнгән әлеге чарада балалар үзләрен сәләтләрен вокал-хореография номерлары аша күрсәтә алачак. 

Шулай ук fashion-күрсәтүдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр матур сурәтләрдә чыгыш ясаячак. Чарадан кергән акча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның вокал, актерлык осталыгы, хореография дәресләре өчен тотылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: