Алабуга нуры

Алабугада чүп контейнерлары яну очраклары ешайды

Шулай итеп, узган атнада контейнер Г.Камал урамында янды.

Үткән атнада янгын сакчылыгы хезмәтенә янгын чыгу турында 10 хәбәр алынган, шуның җидесе ялган хәбәр булып чыккан.
Бер очракта юл-транспорт вакыйгасында ВАЗ 2107 автомобиле, икенчесендә ишегалды корылмалары янган.
Өченче очрак — Г.Камал урамындагы чүп контейнеры янган. Алабуга районының Күзәтчелек эшчәнлеге бүлегендә билгеләп үтүләренчә, бу быел әлеге урамда чүп савыты януның беренче очрагы гына түгел.

Фото архивтан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: