Алабуга нуры

Алабугада дәүләт педагогия институты студент отрядлары ветераннарының беренче Слеты булды

Оештыру комитеты АДПИны тәмамлаган 200дән артык командир һәм комиссарны — төрле елларда 19 төзү отрядында актив эшләгән студентларны эзләп тапкан.

Алабуга комсомол Ветераннар Советы башлангычы буенча КФУның Алабуга институтында Алабуга дәүләт педагогия институты студент отрядлары ветераннарының беренче Слеты булды. 

Чарада мактаулы кунаклар — АДПИның элекке ректоры Наиб Лаисов, ВЛКСМ (Бөтенсоюз Ленин исемендәге коммунистик яшьләр союзы) Өлкә комитетының элекке беренче секретаре, ТР комсомолының Ветераннар Советы рәисе Борис Леушин, Студент төзү отрядларының (СТО) Татар өлкә штабы командиры Сергей Хрунин, «Кагульский» зона студент отряды командиры, ТР комсомолы Ветераннар Советы әгъзасы Илгиз Кәбиров катнашты.

Оештыру комитеты АДПИны тәмамлаган 200дән артык командир һәм комиссарны — төрле елларда 19 төзү отрядында актив эшләгән студентларны эзләп тапкан. 

— Мин Бөгелмәдән килдем, дус кызым — Лениногорскидан. Төзү отрядларына без романтика эзләп киттек, яхшы эшләдек, яңа дуслар таптык. Нәсимә белән без технология факультетыннан, хәзер физмат кызлары белән дусларбыз. Институтны бетергәнгә 35 ел үтте. Шуннан бирле аралашабыз. Тату эшләдек, ял да иттек. Җирле халыкка концертлар куя идек. Беренче тапкыр Менделеевскига бардык, отрядыбыз «Ритм» дип атала иде. Икенче һәм өченче тапкырында — Нармонка һәм Яңа Николаевкага. Бетон да ташыдык, кирпеч тә салдык, буядык та. Төзү һөнәрләрен үзләштердек. Хәзер өйдә дә ремонтны үзебез ясыйбыз, — диләр Нәсимә Туганова һәм Тамара Гречная.

Тамара Федор кызы 30 ел мәктәптә эшләгән, хәзер лаеклы ялда, Нәсимә Барый кызы Бөгелмә көллиятендә хәзер дә татар теленнән белем бирә.
Слетның тагын бер ветераны — Роза Ибраһимова Аксубай районыннан килгән. Ул физика-математика факультетында 1982-1987 елларда укыган. 1979 елгы отрядтан Тәлгать Шәймәрданов тумышы белән Түбән Кама районының Өске Чаллы авылыннан, АДПИның технология факультетын тәмамлаган. 1983 елда отряд командиры булган. 

— «Алабуга» совхозы кырларында комбайн һәм тракторларда эшләдек, ашлык суктык. Хезмәт факультеты биргән белемнәр алдагы тормышта да кирәк булды, — диде ул.

АДПИның ВЛКСМ комитеты секретаре, 1980 елгы «Ләйсән» отряды командиры һәм 1981-1984 еллардагы «Кирканский» отряды комиссары Алла Дьяченко (Чернова) сәламләвеннән соң, слетны ачып, АДПИ студент отрядларының әләмнәре залга кертелде. 

АДПИ студент отрядларының тарихы ерак үткәннәргә барып тоташа. Сугыш җимергән халык хуҗалыгын торгызуда ирешкән гаять зур уңышларга шатланып, совет кешеләре җиңел сулап та өлгерми, тормыш яңа бурыч куя. 1954 елда КПСС Үзәк комитетының февраль-март пленумы Уралда, Себердә, Казахстанда, Төньяк Кавказда 13 иллион гектарда яткан чирәм җирләрне үзләштерү максатын алга сөргән программа чыгара. Партия чакыруына комсомол фидакарь хезмәт белән җавап бирә: 100 мең яшь комсомолны яңа җирләргә җибәрергә карар кылалар. Чирәм җирчеләрнең хезмәте бушка китми. 1956-1958 елларда авыл хуҗалыгында ирешкән югары уңышлар өчен 213 меңнән артык кеше орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә, 1 мең 156 авыл хуҗалыгы алдынгысына Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Бу хезмәт батырлыгында Алабуга студентларының да өлеше бар. 1958 елда филология факультеты рус-татар бүлегенең беренче курс студенты, факультетның комсомол бюросы секретаре Наиб Лаисов институт парткомыннан бирем ала — чирәм җирләрдә эшләү өчен отряд оештырырга. Казахстанның Павлодар өлкәсе Май районында Киров исемендәге совхоз кырларында эшләп, физмат һәм филфакның беренче курсында укучы 130 студент Ватан куйган бурычны бик яхшы үтәүгә ирешә.

Слет ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган чаралар барышында узды һәм бу көнне кунакларга «Чирәм җирләрне үзләштерүгә 60 ел» медальләрен тапшырдылар. 2022 елда Бөтенсоюз пионер оешмасына 100 ел тулачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: