Алабуга нуры

Алабугада Георгий паркы төзекләндереләчәк

Парк балалар һәм спорт мәйданчыклары, этләрне урамда йөртү өчен мәйданчыклар, чаңгы трассасы кебек зоналарга бүленчәк. 

Быел «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 4нче микрорайонда Георгий паркын төзекләндерү планлаштырыла. 

Шәһәрнең баш архитекторы Илнара Гыйләҗева хәбәр иткәнчә, парк зоналарга бүленәчәк. Биредә балалар һәм спорт мәйданчыклары, этләрне урамда йөртү өчен мәйданчыклар, чаңгы трассасы барлыкка киләчәк. Шишкин буалары территориясенә килгәндә, аларны төзекләндерү 2022 елда гына башланачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: