Алабуга нуры

Алабугада җилнең кисәк кенә көчәюе, боз һәм яңгыр явуы мөмкин

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе давыл турында кисәтү игълан итте.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе ТР территориясендә давыл турында кисәтү игълан итте.
Бүген кич, шулай ук төнлә һәм 4 июльдә көндез республикада урыны белән яшен булуы көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, урыны белән 24 м/с кадәр була.
Кайбер районнарда - Татарстанның көнчыгышында һәм көньягында көчле яңгыр һәм боз явачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: