Алабуга нуры

Алабугада иртәгә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Алар «Мираж» сәүдә үзәге һәм Иске базар урынында оештырылачак

Бу шимбәдә, ягъни 11 сентябрьдә, Алабугада ел саен үткәрелә торган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана.

Исегезгә төшерәбез, бу яшелчәләрне турыдан-туры җитештерүчеләрдән сатып алырга мөмкин булган вакыт. 

Алар «Мираж» сәүдә үзәге һәм Иске базар урынында оештырылачак, эш вакыты − 9.00дан 16.00 сәгатькә кадәр, дип хәбәр итә райбашкарма комитетының Сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү бүлеге.

Ярминкәләр 25 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: