Алабуга нуры

Алабугада иртәнге рейд барышында юл кагыйдәләрен бозган өчен 27 административ беркетмә төзелгән

Шуларның 7се — автобус йөртүчеләргә.

Бүген иртән Алабуга-Гари-Абалач юлының 6нчы чакрымында ЮХИДИ хезмәткәрләре рейд үткәрде. Нәтиҗәдә, руль артына исерек килеш утырган 1 йөртүче ачыкланган. Аның машинасы махсус стоянкага урнаштырылган. 

Моннан тыш, 4 машинада техник җитешсезлек ачыкланган, 11 йөртүченең страховкасы булмаган, куркынычсызлык каешын 1 кеше эләктермәгән, тонировка өчен — 3, документларсыз йөргән өчен — 2, тагын 1 йөртүче ЮХИДИ хезмәткәрләре таләбе буенча туктамаган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: