Алабуга нуры

Алабугада исерек хәлдә рульгә утырган шоферларны җәзага тарталар

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Алабуга районара бүлеге мәгълүматларына караганда, соңгы вакытта РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе буенча хөкем ителгән алабугалылар саны арта бара.

Сүз исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен кабат тоткарланган автомобильчеләр турында. Бу рецидивистлар дигән сүз, чөнки беренче генә тапкыр эләгүләре түгел, ди тәртип сакчылары. Бүген шартлы рәвештә хөкем ителгән 714 кешенең йөзе – нәкъ менә эчкән килеш руль артына утырган шоферлар, – дип сөйләде Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Алабуга районара бүлеге башлыгы Марат Бакиров.

– Бу, бәлки, хокукый белем җитмәү нәтиҗәседер. Күпләр бу гамәлне гомумән җинаять дип кабул итми икән. Ул чагыштырмача күптән түгел Җинаять кодексына кертелде. Күпләр безгә учетка басарга килгәч, “Ә бу җинаятьме әллә?” яки “Мин хөкем ителгәнме?” – дип гаҗәпләнә. Әйе, хөкем ителгән кеше!

Шулай ук кайбер гражданнар бу статьяның билгеле бер чикләүләр кертүен белми яки белмәмешкә салыша. Әлеге маддә буенча хөкем ителгән кеше күпмедер вакыт эчендә (суд хөкеменә карап) рульгә утырырга хокуклы түгел. Әмма бөтен кеше дә тыюга карап тормый. Үз гамәлләрен “профессиональ эшчәнлек алып бару өчен рульгә утырырга ярамый, ә шәхси максатларда – мөмкин дип уйладык, дип аңлаталар” – дип сөйли Марат Бакиров. Аның сүзләренә караганда, бу очракта транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү вакыты арттырылырга мөмкин.

– Шулай ук суд карары буенча хөкем ителүчеләрнең кайберләренең РФ чикләреннән чыгу хокукы чикләнгән. Әйтик, бездә бер Үзбәкстан кешесе бар, аның гаиләсе чит илдә. Элек ул үз эшчәнлеге буенча туган-тумачалары белән күрешергә еш барган. Ә хәзер, суд карары буенча, кабат исерек хәлдә рульгә утырган өчен, ул чыгу хокукыннан мәхрүм ителгән. Димәк, берничә ел якыннарын күрә алмаячак. Әлбәттә, хәзер ул үкенә. Әмма берни дә эшләп булмый.

Узган ел Алабугада җәза срогын озайту очраклары, әлбәттә, булды, ди Җинаять-башкарма инспекциясе хезмәткәрләре. Шартлы җәзаны реаль иректән мәхрүм итү белән алыштыруның бер очрагы да булган. Дөрес, бу очракта сүз төп җәзаны – бушлай җәмәгать эшләрен (транспорт чарасы белән идарә итү һәм ил чикләреннән чыгу хокуларыннан мәхрүм итү өстәмә җәза буларак карала. – Автор иск.) үтәмәү турында барган.

Белешмә өчен.

Алабуга ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, узган ел 294 исерек шофер ачыкланган, шуларның 48е – 264нче маддә буенча (кабат). 2019 елның 1 гыйнварыннан 30 декабренә кадәр исерек шоферлар катнашында 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Алар гаебе белән 2 кеше һәлак булган, 9 кеше зыян күргән. Быел эчкән килеш рульгә утырган 43 кеше тоткарланган, аларның 4се – кабат. Исерек шоферларны ачыклау буенча соңгы очракларның берсе 26 февральдә теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: