Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Иван Шишкинның гадәти булмаган портретын күрергә була

Ул рәссамның музей-йортының җәйге бакчасында куелган.

Спас ярминкәсе барган көннәрдә алабугалылар һәм шәһәр кунаклары гадәти булмаган картинага тап булган иде, ул рәссам Иван Шишкинның музей-йорты ишегалдында тора. Бөек рәссамның портреты чыршы күркәләрен файдаланып сурәтләнгән. Аның авторлары — Яр Чаллыдан Антон Кошкин һәм Татьяна Фаттыхова. Антон — белеме буенча инженер.

— Портретны ясау фикере очраклы гына пәйда булды. Мин иптәшемә кишәрлекне күркәләрдән чистартырга булыша идем. Алар берничә капчык җыелды, ташларга кызганыч булды. Яр Чаллыдагы рәссам иптәшем Татьяна Фаттыховага шалтыраттым. Фикеремне аның белән бүлештем һәм ул миңа аны чынга ашырырга ризалашты. Нигез итеп, Иван Крамской ясаган портретны алырга булдык, — дип сөйләдеАнтон Кошкин. 

Ике атна дәвамында Татьяна Фаттыхова җентекләп эшли. Башта кара һәм көрән буяулар белән Иван Шишкинның монохром портреты ясала. Аннары күркәләрне таратып, төсләренә карап, кулдан ябыштыралар.

— Күркәләрнең караңгы төстәгедән яктысына хәтле берничә төсмере бар. Портреттагы кара урыннарга караңгы төстәге өлешләре, көрән урынга — яктылары ябыштырылды. Әлбәттә, мәшәкатьле, ләкин бик кызыклы. Башта портретны ясарга кирәк,— ди Татьяна Фаттыхова.

Бүген картина Иван Шишкин музей-йортының җәйге ишегалдында тора. Туристлар, шәһәр кунаклары әлеге портретка соклана, янында фотога төшә.

— Беренче нәтиҗә күренүгә, Татьяна бу эшкә чумды, бөтен күңелен бирде. Портретны да ул ясады һәм күркәләрне дә үзе ябыштырды бит. Без ниндидер гадәти булмаган кызыклы, бәлки әле файдалы да әйбер барлыкка килүен аңладык. Спас ярминкәсе көннәрендә мин аны күбрәк кеше күрүен теләдем һәм янәшәсендә фотога төштек. Аннары Шишкинның музей йортын мондый көннәрдә дә караучылар бар дип, музей-йорт мөдире Лариса Львовнага картинаны шушындагы ишегалдына куярга тәкъдим иттем. Ул экспозицияне алырга булды. Урынын да уңышлы сайлады — җәйге бакчада. Моның өчен аңа һәм музейның өлкән фәнни хезмәткәре Надежда Ивановна Курылевага рәхмәтлемен. Туристлар тагын да күбрәк килер һәм якташыбыз, танылган рәссам Иван Шишкин исемен тагын да күбрәк кеше, бигрәк тә балалар белер дип ышанам. Портретның киләчәктә кайда буласы әлегә билгесез, картина тора, музей кунакларын куандыра. Миңа шул җиткән, — дип фикерләрен уртаклашты Антон.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев