Алабугада Изгеләр чишмәсе төзекләндерелде

Республикада "Бердәм Россия"нең "Татарстан чишмәләре" дип аталган региональ сәяси проекты кысаларында чиста су чыганаклары торгызыла.
Шушы көннәрдә Алабугада Изгеләр чишмәсен төзекләндерү төгәлләнде. Кече наратлыкта урнашкан (Малый бор) һәм алабугалылар белән шәһәребез кунаклары яратып йөри торган изге Пантелеймон исеме бирелгән бу чишмәне "Түбән Кама" милли парк хезмәткәрләре төзекләндерде.
"Түбән Кама" милли паркының рекреация һәм туризм буенча директор урынбасары Лилия Сәхбиева әйтүенә караганда, биредә су коена торган урынны тәртипкә китергәннәр, буага илтә торган юлны, баскычны һәм беседканы яңартканнар, яңа баскыч култыксалары, утыргычлар һәм өстәл барлыкка килгән, чишмәгә килү юллары арткан.
- Халык тарафыннан яратып кабул ителә торган бу чишмәне чиста һәм төзек итеп күрү күңелгә үк рәхәт! Бу урынга килүчеләр табигатьнең матурлыгын, аңа зыян китерми генә күзәтер дип ышанабыз, - ди Лилия Сәхбиева.
Изгеләр чишмәсен яңарту өчен сәбәп тә табылган - 9 августта христиан динендә изге булып саналган Пантелеймон көне билгеләп үтелгән.
- Кайчандыр бу чишмә Пантелеймон исеме белән изгеләндерелгән. Бу хәлнең кайчан булуы хәзер инде төгәл генә билгеле түгел. Изге Пантелеймон тарихта кешеләрне дәвалый алуы белән билгеле, шуңа күрә бу исемгә Савыктыручы (Целитель) дигән кушымта бирелгән. Ел саен 9 августта Покров чиркәве руханилары чишмәдә гыйбадәт кыла. Бу көнне теләге булган һәркем махсус җиһазланган урыннарда су коенып чыкты, изге суны савытларга тутырып алды.
- Чишмә янында кеше өзелеп тормады: монда якын-тирә шәһәр-авыллардан гына түгел, Екатеринбург, Казан һәм Урал якларыннан килгән кешеләрне дә күрергә мөмкин иде, - дип сөйләде безгә Лилия Сәхбиева.
Сүз уңаеннан, "Татарстан чишмәләре" проекты регионда 2005 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты - эчәргә яраклы чиста суның барлыкка килүенә тәэсир итә торган су объектларын һәм экосистеманы саклап калу. Проект кысаларында чиста су чыганакларын тиешле дәрәҗәдә тоту буенча даими контроль үткәрелә, төзекләндерелгән һәм әле яңа гына ачылган чишмәләргә предприятие-оешмалар шеф буларак беркетелә.
Моннан тыш, торак пунктлардагы су белән тәэмин итү системасын төзү һәм яңарту таләп ителә.
Алия СИРАЕВА
Фото nkama-park.ru. сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 июль 2022 - 14:45Алабугада Корбан бәйрәменә әзерләнәләрКорбан бәйрәмен Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтәчәкбез, ул 9 июльгә туры килә.2600
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.43400
-
1 июль 2022 - 11:00Алабугада аттестатлар һәм алтын медальләр тапшыру тантанасы үтте Ул шәһәр мәдәният сараеның паркет залында узды.15700
-
1 июль 2022 - 10:00Она мечтала с детства стать врачом Ещё в школе знала, что будет лечить детей! И речь о враче-педиатре Елабужской ЦРБ.14400
-
1 июль 2022 - 18:30Алабугада җәядән ату буенча турнир булачак Шәһәрдә беренче тапкыр Җәядән ату буенча Татарстан Республикасында беренче Бөтенроссия турниры оештырылачак.14400
-
4 июль 2022 - 08:00Алабугада тарифлар үзгәрәчәк 1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.13800
-
1 июль 2022 - 09:20АО «Транснефть — Прикамье» модернизировало систему пожарной безопасности в Удмуртском РНУ АО «Транснефть — Прикамье» завершило работы по модернизации системы пожарной безопасности офиса Удмуртского районного нефтепроводного управления.13600
-
1 июль 2022 - 15:15Матурлык яратучы районнар рейтингы билгеле булды «КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнарда урам концертлары уздырачак.13200
-
2 июль 2022 - 15:00«Алабугада җәйге кичләр» фестивале 14-17 июльдә узачак Проект 2018 елда ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.13200
-
2 июль 2022 - 12:00Алабуганың 8нче мәктәбендә капиталь ремонт бара Шәһәр һәм районның берьюлы берничә мәктәбендә ремонт бара.12300
-
1 июль 2022 - 16:55Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршы алырга әзерләнәләр Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» исемле сәламәтләндерү комплексы кунакларны каршы алды.11200
-
2 июль 2022 - 08:30Алабугалылар өчен Спас ярминкәсе август аенда узачак 5 августтан 7 августка кадәр узачак XV Спас ярминкәсенең рәсми сайты эшли башлады.10700
-
2 июль 2022 - 10:30Алабугада — ябык футбол мәйданы булачак Тугаров урамында 1408 квадрат метрлы мәйданда каркас-тентлы өслек белән футбол манежын төзү эшләре бара.10100
-
3 июль 2022 - 14:00Алабугада җәядән ату буенча турнир узачак Шәһәрдә беренче тапкыр Җәядән ату буенча Татарстан Республикасында беренче Бөтенроссия турниры оештырылачак.10100
-
1 июль 2022 - 14:05Җәй көне зелпене ашап калырга кирәк Аның яфрагы, җимеше һәм кайрысы да файдалы икән.8900
-
3 июль 2022 - 12:00Әбисеннән калган истәлекне саклый «Алабуга нуры» нда «Гаилә истәлекләре» акциясе дәвам итә.8500
-
3 июль 2022 - 09:00Алабуга районында сөт җитештерү артты Бер тәүлектә савып алынган сөт күләме 73 тонна тәшкил итте.7500
-
1 июль 2022 - 12:00Алабугалылар Санкт-Петербургта яшәүчеләргә бәйрәм бүләк итте 25 июньдә Ленинград өлкәсендәге Всеволожск районының Энколово авылында кыр эшләре тәмамлану уңаеннан халык күңел ачты.5100
-
4 июль 2022 - 11:00Алабугада видеокамераларның кайсы тукталышларга куелуы билгеле булды Камералар 6 тукталыш павильонына куелачак.4200
-
2 июль 2022 - 10:102022 елда «Мәгариф» илкүләм проекты буенча 12 остаханә ачыла Быел Татарстанда көллият һәм техникумнардагы студентлар өчен 12 остаханә төзелә. Моның өчен «Яшь профессионаллар» федераль проекты кысаларында 62 миллион сум бүленә.3400
-
4 июль 2022 - 10:00В Канашском транспортно-энергетическом техникуме состоялось вручение дипломов выпускникам 2021-2022 учебного года Представители АО «Транснефть — Прикамье» приняли участие в церемонии вручения дипломов выпускникам Канашского транспортно-энергетического техникума — одного из корпоративных образовательных центров компании.3300
-
4 июль 2022 - 14:00Борычлардан мул уңыш алырга теләсәгез, аңа сөт сибегез Әгәр борычлардан мул уңыш алырга теләсәгез, ашламалар турында онытмагыз, бигрәк тә җимешләр барлыкка килгән чорда.2800
-
4 июль 2022 - 14:45Алабугада Корбан бәйрәменә әзерләнәләр Корбан бәйрәмен Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтәчәкбез, ул 9 июльгә туры килә.2600
-
4 июль 2022 - 12:30Иммунолог нинди продуктлардан баш тарту гомерне озайтырга мөмкинлеген әйтте Врач-иммунолог Андрей Продеус «Беренче канал» эфирында нинди продуктлардан баш тарту гомерне озайтырга мөмкинлеген әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.2400
-
4 июль 2022 - 16:58Корбан бәйрәмендә өстәмә ял булачакмы? 8 июльдә татарстанлыларның эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.1200
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика