Алабуга нуры

Алабугада «Хәтер шәме» акциясе узды

Ул Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган иде.

Кичә Алабугада «Хәтер шәме» акциясе узды.

Ул Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган иде. Алабугалылар кулларына шәмнәр тотып Ленин мәйданыннан Мәңгелек утка кадәр узды.

Чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, Эчке эшләр министрлыгы ветераннары һәм Алабуга суворов хәрби училищесы суворовчылары, яшьләр һәм студентлар катнашты. Оештыручысы — «Барс» яшьләр үзәге.


Фото: «Барс» яшьләр үзәге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: