Алабуга нуры

Алабугада хуҗалык корылмаларын сүтә башладылар

Ишегалларын 1 апрельгә кадәр тәртипкә китерергә кирәк.

Алабугада Разведчиклар урамындагы хуҗалык корылмаларын, сарайларны һәм коймаларны сүтә башладылар. Барлык корылмалар да муниципаль җирдә нинди дә булса документларсыз корылган, шуңа күрә аларны сүтү закон кысаларында башкарыла. 

Йорт яны территориясен 1 апрельгә кадәр тәртипкә китерергә кирәк. Корылмалар сүтелмәсә, хуҗаларга законсыз рәвештә җир биләгәне өчен штраф язылачак. 
Моннан тыш, законсыз хуҗалык корылмалары янгын куркынычы да тудыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: