Алабуга нуры

Алабугада кичә 1 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 белән авыруның 49 очрагы теркәлгән. 

Яңа вирус йоктырган 20 кеше хастаханәгә озатылган, 29 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 29, Чаллыда — 12, Азнакай, Әлки, Арча, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Түбән Кама районнарында берешәр кеше йоктырган.

2 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 25 560 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 22 358 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 57 кеше.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: