Алабуга нуры

Алабугада кичә 2 кеше короновирус йоктырган

Татарстанда COVID-19 белән авыруның 104 яңа очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 104 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 31 кеше хастаханәгә озатылган, 73 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 5, 18дән 30 яшькә кадәр — 11 , 30дан 50 яшькә кадәр — 39, 50дән 60 яшькә кадәр — 16, 60тан 70 яшькә кадәр — 18, 70тән 80 яшькә кадәр — 9, 80нән 90 яшькә кадәр — 6 очрак ачыкланган.

Казанда — 45, Чаллыда — 11, Лениногорск — 6, Азнакай һәм Түбән Кама районнарында — 4шәр, Әгерҗе, Актаныш һәм Лаеш районнарында — 3шәр, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Мамадыш, Питрәч районнарында — 2шәр, Арча, Кукмара, Менделеевск, Тәтеш, Тукай, Чистай һәм Ютазы районнарында берешәр кеше йоктырган.

26 декабрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 12 784 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 617 кеше савыккан, узган тәүлектә — 23 кеше.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: