Алабуга нуры

Алабугада кичә COVID-19 йоктыруның 1 очрагы теркәлгән 

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 91 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 91 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 38 кеше хастаханәгә озатылган, 53 кеше өйдә дәвалана. 

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 6, 30дан 50 яшькә кадәр — 29, 50дән 60 яшькә кадәр — 16, 60тан 70 яшькә кадәр — 16, 70тән 80 яшькә кадәр — 15, 80нән 90 яшькә кадәр — 7, 90 яшьтән өлкәнрәк — 1 очрак ачыкланган.

Казанда — 46, Чаллыда — 9, Буада — 8, Яшел Үзәндә — 5, Баулы һәм Түбән Кама районнарында — 3шәр, Биектау, Кукмара, Саба һәм Ютазы районнарында — 2шәр, Актаныш, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Лениногорск, Менделеевск һәм Питрәч районнарында берешәр кеше йоктырган.

8 гыйнварга алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 13 998 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 883 кеше савыккан, узган тәүлектә — 23 кеше.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: