Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Көмеш чишмә төзекләндереләчәк

Әлеге мәсьәлә район башлыгының шәхси сораулар буенча кабул итүендә яңгырады.

Алабугалылар Көмеш чишмәне төзекләндерергә тели

Алабуга халкы халыкны шәхси сораулары буенча кабул итү вакытында Рөстәм Нуриевтан «Гуляй» паркыннан ерак түгел урнашкан Көмеш чишмәне төзекләндерүгә рөхсәт бирүләрен сорады.

«Маяк» инициатив төркеме исеменнән район башлыгына Анастасия Сидорова мөрәҗәгать итте. Алабугалыларны 2010 елда әлеге чишмәне торгызганнан бирле анда башка бернинди эшләр дә үткәрелмәве борчый. Ә берничә ел эчендә ул җимерелә башлады. Хәзер алар аны тәртипкә китерергә тели.
− Бу чишмә шәһәр читендә урнашкан, һәм без халыкның су алуда кыенлыклары булмавын телибез, − дип аңлатты алабугалы.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, әлеге чишмәне тәртипкә китерү өчен, аның ризалыгы кирәкми. Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе белән бергә иртәгә анда тәртип урнаштырылачак, ә көзен нинди дә булса торгызу эшләрен башкару мөмкинлеген караячаклар.

Кар суы йортыма керә, дип мөрәҗәгать итте район башлыгына Иске Күклек авыл җирлегендә яшәүче Татьяна Черницова. Аның сүзләренчә, ул торакны узган ел сатып алган һәм шулай булыр дип уйламаган да. Йорт уйсу җирдә урнашкан һәм барлык кар суы шунда агып төшә.

Авыл җирлеге башлыгы Аркадий Бахметов экскаватор ярдәмендә суны Татьяна Александровнаның йортыннан читкә алып китә торган траншея казып карарга тәкъдим итте.

Светлана Ульянина Рөстәм Нуриевка җир мәсьәләсе буенча килде. Берничә ел элек ул Тарловкада җир кишәрлеге сатып алган һәм анда йорт төзегән. Хәзер исә, суд карары буенча, ул һәм башка 13 җир милекчеләре аларны муниципалитетка кайтарырга тиеш.

− 2017 елда бу участокларны 2008 елда бүлеп биргән элеккеге җирлек башлыгына карата хөкем карары чыгарылды. Җинаять эше буенча килгән зыян 5 миллион сум тәшкил итә. Суд элекке җирлек башлыгын штрафка тартты һәм җир кишәрлекләрен муниципалитетка кайтаруны йөкләде, − дип аңлатты Җир-милек палатасы рәисе вазифаларын башкаручы Кирилл Грахов.

Рөстәм Нуриев ассызыклаганча, бу мәсьәләне бары тик суд тәртибендә генә хәл итеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев