Алабуга нуры

Алабугада коммуналь хезмәтләр 15 процентка артырга мөмкин

Коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләр 10-15 процентка артуы ихтимал. Баксаң, без бүген чүп-чарны чыгару өчен генә түлибез икән. Якын вакытта халык җилкәсенә аны эшкәртүне дә күчермәкче булалар.

Ай саен һәрберебез фатир өчен меңләгән сумнар түли. Коммуналь-торак исәп-фактураларындагы тарифлар артык югары, ә күрсәтелгән хезмәт сыйфатсыз дип үзара зарланышабыз. Түрәләребез дә бу тармактагы проблемаларны күреп-белеп тора. Аның каравы, үзгәрешләр бер дә сизелми. "Бәхет хатлары"ндагы суммалар гына һаман өскә үрмәли. Исәп-фактураларында яңадан-яңа графалар пәйда була.

Россия Дәүләт Думасында өч еллап инде бер закон проекты "ята" икән. Кулланыш калдыклары белән бәйле бу документ ул вакытта беренче укылышта кабул ителеп, онытылган булган. Әмма Россия Президенты аны эшләп бетерергә дә кабул итәргә дигән бурыч куйган.

Закон проекты калдыклар белән алга киткән илләрдәге кебек эш итүне күздә тота. Белүебезчә, бүген илебездә меңләгән гектар җир чүп-чар белән тулы. Цивилизацияле дәүләтләрдә исә мондый күренешкә тап булмыйсың. Алай гына да түгел, чит илләрдә чүптән дә файда таба беләләр - калдыклар анда чимал чыганагы.

Белүебезчә, бүген без чүп-чарны чыгару өчен генә чыгымланабыз. Исәп-фактураларында бу юл торакны тоту һәм төзекләндерү өлешенә кертелгән. Закон проекты бу чыгымны коммуналь хезмәтләр өлешенә күчерергә тәкъдим итә. Мәҗбүри түләтелә торган хезмәтләр рәтенә керткәч, кешеләргә чүп-чарны чыгару өчен генә түгел, аны эшкәртү чыгымнарын да үз өстенә алырга туры киләчәк.

Мисал өчен, Швециядә кулланучы чүп өчен өч тапкыр түли. Аны чыгару, аның транспортировкасы һәм аны эшкәртү өчен чыгымнарны каплый. Шул рәвешле шведларның коммуналь түләүләре аена мең доллар тирәсе тәшкил итә.

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/38619-kommunal-hezmәtlәr-өchen-әle-әz-tүlibez?.html

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: