Алабуга нуры

Алабугада коронавирус белән ир-атларга караганда хатын-кызлар ешрак авырган

Пандемия башланганнан бирле авыручылар арасында 95 хатын-кыз һәм 77 ир-ат исәпләнә.

Пандемия башланганнан бирле Алабуга районында Covid-19 йоктырган 172 кеше ачыкланган. Коронавирусны профилактикалау буенча штаб мәгълүматларына караганда, авырулар арасында хатын-кызлар ир-атларга караганда күбрәк: 95 хатын-кыз һәм 77 ир-ат. 

Коронавирус инфекциясенә 13 897 проба ясалган.

Хәзерге вакытта коронавирус госпиталендә 17 кеше дәвалана. Авыручыларның артуы эссе һава шартларында гражданнарның санитар-профилактика чараларын үтәмәве белән бәйле, — дип хәбәр иттеләр Роспотребнадзор идарәсендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: