Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада котыру авыруы буенча карантин кертелде

Зарарлану очрагы Азин урамындагы шәхси хуҗалык территориясендә ачыкланган.

Алабугада котыру авыруы ачыклануга бәйле рәвештә карантин кертелде. Указны ТР Президенты вазифаларын башкаручы — ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады. 

Азин урамындагы шәхси ярдәмче хуҗалык территориясендә зарарлану очрагы ачыкланды. Эпизоотик учакта авыру хайваннарны дәвалау, территориядә чит кешеләр булу, хайваннарны алып керү һәм чыгару тыела. 

Алабугада котыру авыруы ачыкланган урыннан 1 км радиуслы территориядә хайваннар белән бәйле ярминкә, күргәзмә һәм башка чаралар оештыру тыела.
Карантин авыручы хайванны суйганнан соң 60 көн узгач юкка чыгарылырга тиеш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев