Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада медицина хезмәткәрләре өчен фатирларны ремонтлыйлар

Бу көннәрдә медицина шәһәрчеге территориясендә урнашкан медицина хезмәткәрләре өчен тулай торак стеналарында ремонт эшләре бара.

Биредә табиблар өчен биш фатирда ремонт эшләре тулы куәтенә бара. Дөрес, әлегә бу фатирларда яшәүчеләр юк – киләчәктә бездә эшләргә теләгән табибларга тәкъдим итәчәкләр, ди Алабуга үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге.

Ремонтка кадәр фатирлар начар хәлдә иде, дип сөйли Үзәк район хастаханәсе баш табибының хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Виктор Плаксин. Тик ярты миллион сум күләмендә иганәчелек чаралары ярдәмендә табиблар өчен торакны тәртипкә китерү мөмкинлеге барлыкка килде. Район җитәкчелеге үтенече буенча әлеге акчаларны “Эссен Продакшн АГ” АҖе бүлеп бирде.

– Бу фатирларда күп нәрсә яраксыз – әйтик, сантехника, электрика. Табибларны бирегә чакыру оят иде. Ә хәзер без, ниһаять, моны эшли алачакбыз, − ди Виктор Плаксин.

Подрядчы оешма җитәкчесе Александр Жевлаков сөйләвенчә, эш тизләтелгән темпларда бара. Аның сүзләренә караганда, планнарда эшкәртү эшләре, сантехника ремонты, электромонтаж эшләре һәм тәрәзә блокларын алыштыру. Хәзер төзүчеләр косметик ремонт белән мәшгуль.

– Хәзерге вакытта обойларны алыштыру, штукатурлау, буяу процессы бара. Икенче этап – тәрәзәләрне пластикка алыштыру. Шулай ук без су белән тәэмин итү һәм канализация системасын торгызачакбыз. Эшчеләр һәм материаллар җитәрлек. Ике атна эчендә эшне төгәлләрбез дип уйлыйбыз.

Шулай итеп, тиздән Алабуга үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге карамагында яңа кадрлар җәлеп итү өчен биш яңа төзекләндерелгән фатир – бер өч бүлмәле (табиблар гаиләсе өчен) һәм дүрт бер бүлмәле фатир булачак. Район җитәкчесе Рөстәм Нуриев район Советының хисап сессиясе вакытында табибларга кадрлар кытлыгын киметү бурычын да яңгыратты. Исегезгә төшерәбез, җитәкче тарафыннан бу елга 20 бурыч билгеләнде, шуларның берсе – “Медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын арттыру”.

Сүз уңаеннан, өч бүлмәле фатирга дәгъва итүчеләр бар инде. Хәзер Башкортстаннан терапевт гаиләсе белән сөйләшүләр бара. Моннан тыш, якын арада максатчан уку юнәлеше буенча белем алган, ординатура бетергән 2 белгеч – невролог һәм терапевт килер дип көтелә. Шулай ук Алабугага күчеп килеп эшләргә Новосибирскидан яшь табиб-хирург та ризалык биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев