Алабуга нуры

Алабугада җәмәгать тәрбиячеләрен булдырачаклар

Шәһәрнең балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә исәптә 132 яшүсмер тора. Без аларны "кыен" балалар дип атарга гадәтләнгән. Уңышсыз гаиләләр арткан саен, комиссия карамагына тапшырылганнар саны да күбәя. Хәзерге заманның минут саен үзгәреп торган таләпләренә балаларга түгел, зурларга да җайлашуы кыен, шуңа күрә яшүсмерләр тормышында килеп чыккан кыен очраклар аеруча игътибар...

Гомуми шәһәр җыелышларының берсендә җәмәгать тәрбиячеләре эшен җанландырып җибәрергә тәкъдим булды. Аларның проблемалы яшьләр белән эшчәнлеге берничә ел элек башланган иде. Кызганычка, бүгенге көндә бу өлкәдә үрнәк булган өч кешене генә атарга мөмкин. 3нче мәктәптәге кадетлар сыйныфының офицер тәрбиячесе, "Яшь десантчы" хәрби-патриотик клуб җитәкчесе Михаил Семенов дүрт ел элек бер яшүсмернең тәрбиячесе итеп билгеләнгән иде. Ул исерткеч эчемлекләр кулланганы һәм агрессивлыгы аркасында исәпкә куелган малай белән үз тәҗрибәсеннән чыгып төзегән программа буенча эшли башлый. Нәтиҗәләр озак көттерми: тәрбияләнүчесе мәктәп һәм шәһәр конкурсларыннан башлап, хәрби әзерлек буенча төбәк һәм республика чараларында катнаша башлый. Туризм, коткару эшләре, төз ату һәм армия кул көрәше кебек конкурс төрләреннән призлы урыннар ала. Махсус юнәлешле эшчәнлек йогынтысында яшүсмернең тәртибе, дәресләргә карашы яхшыра. Ике ел спорт белән шөгыльләнүеннән соң, армия кул көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидат нормативын үти. Хәзерге вакытта егет югары уку йортында белем ала.

Яшүсмер вакытта һәр баланың аны башкалардан аерып торучы нинди дә булса ягы күзәтелергә мөмкин. Бу чорда аларның холкы әле формалашып җитмәгән. Тәртибендә нинди генә тайпылышлар булмасын, без аның сәбәбен яшүсмернең нәни чагында аны әйләндереп алган шартлардан эзләргә тиеш. Гаиләдә бөтенесе рөхсәт ителеп, таләпләр аз куелса, яисә иреге нык чикләнеп, аңа карата таләпләр кирәгеннән артык булса; ата-ананың берсе тәрбиясендә генә үсеп, тиешле гаилә җылысы алмый, яки, киресенчә - "күз өстендә каш" икән, баланың үз-үзен тотышы аның тиешенчә тәрбия алмавын күрсәтәчәк. Моның сәбәпләре төрле, билгеле, ә иң күп тамыр җәйгәне - гаиләдәге эчкечелек. Эчкече ата-ана начар үрнәк күрсәтеп кенә калмый, баласына, гадәттә, битараф карый һәм иң аянычы - яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруны кайгыртмый. Шундый гаиләләрнең берсендә үсеп килүче яшүсмер белән Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Ольга Ивановага эшләргә туры килә. Яшүсмер белән танышырга килсә - өйдә баланың йоклау урыны да, тукланырга ашамлыклар да юк. Укуына кызыксынуын бөтенләй югалткан малай начар төркемгә ияреп йөри башлаган, исерткеч эчемлекләргә ияләнеп, бәлагә тарыган һәм, караклыкта гаепләнеп, шартлы җәза алган була. Кешеләргә ышанычын югалткан, күңеленә үпкә җыйган бала белән аралаша башлау өчен бу йорт бусагасын күп таптарга туры килә тәрбиячегә. Аннан соң инде әкренләп Ольга Евгеньевна көн саен аның белән сөйләшә, кызыксындырган сорауларын ачыклый. Вакытлыча эшкә урнаштыру җаен таба. Ул укыган мәктәпкә йөри, кичләрен дәресләрен әзерләшә. Малай спорт белән шөгыльләнә башлый.

Ольга Иванова үзе ике кызның әнисе.

- Иптәшем эшемнең үзенчәлеген яхшы аңлый, - ди Ольга ханым, - миңа еш кына ярдәм итә. Ә менә олы кызымның чит кеше баласына күп игътибар бирүемнән көнләшеп куйган очраклары булды.

Хәзер инде ул буй җиткән егет, газ җиһазларын төзекләндерү буенча слесарь һөнәрен үзләштергән, башта эшкә урнашырга, аннан соң армия хезмәтенә китәргә җыена.

Тагын бер җәмәгать тәрбиячесенең эше мактауга лаек. Шәһәр поликлиникасының баш табибы Фәрит Мөбарәкшинга 2011 елда укуда һәм тәртибендә проблемалар булган бер укучы белән эшне тапшыралар. Бу яшүсмер дә алкоголь аркасында исәптә торган була. Фәрит Батырша улы аны сәламәт яшәү рәвешенә күнектерү юлларын таба, төрле профилактик чараларда катнаштыра. Хезмәт тәрбиясенең уңай йогынтысын истә тотып, егеткә вакытлыча эшкә урнашырга булыша. Укуын уңышлы тәмамлаган егет хәзерге вакытта армия хезмәтендә.

Балалар - безнең чагылышыбыз ул. Алар өлкәннәр тарафыннан игътибарга мохтаҗ. Зурлар өчен кечкенә булып тоелган җитешсезлек тә бала өчен зур проблемага әйләнергә мөмкин. Кыен очраклардан чыгуның гомуми рецептлары юк, шуңа күрә яшүсмерләр белән эшләү тәҗрибә һәм эчке тоем таләп итә. Мондый җаваплылыкны теләсә кем үз өстенә ала алмый. Җәмәгать тәрбиячеләре ел саен конкурста катнаша. 2012 елда республика буенча узган бәйгедә Михаил Семенов беренче урын алды. Бүгенге көндә проблемалы яшүсмерләр белән җәмәгать эшенә тәрбиячеләрне Эчке эшләр министрлыгы ветераннары арасыннан сайларга булдылар. Балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә исәптә торганнарның жидесе шартлы рәвештә хөкем ителгән, унбере яңа гына ябык типтагы учреждениеләрдән чыккан. Кайберәүләр берничә тапкыр административ җавапка тартылган. Алар белән планлы эш алып барыла. Гаиләнең матди хәле кыен очракларда, социаль яклау идарәсе ярдәме белән социаль контракт төзелә, һәм бала өс-баш киемнәре белән тәэмин ителә. Ярты ел эчендә тәртибе яхшы булган яшүсмерне исәптән төшерергә була.

Җәмәгать тәрбиячеләре начар гадәтләре аркасында укудан читләшкән, хаталанып яисә аңлы рәвештә хокук бозган яшүсмерләрне тәртипкә өйрәтә, баласыдай якын күрә. Алар бу балалар өчен түгәрәкләргә, бассейнга бушлай йөрү мөмкинлеген юллый. Яшүсмерләр әкренләп тиңнәре белән аралаша башлый. Һәр балада яхшы сыйфатлар бар, тик үз эченә бикләнгән, керпе кебек, энәләрен тырпайткан вакытта, аларны күреп алу бик кыен. Кечкенә генә уңышлары да яшүсмергә иртәгәге көнгә ышаныч белән карарга булыша. Тик моңа ирешү юллары - һәркемнең үзенеке.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!