Алабуга нуры

Алабугада мәктәп укытучыларының Халыкара фестивале ачылды

Фестивальдә Германия, Швейцария, Америка Кушма Штатлары, Таиланд һәм башка чит төбәкләрдән килгән укытучылар катнашты.

2010 елның августыннан башлап Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты базасында мәктәп укытучылары фестивален уздыру традициягә әйләнде. Татарстан Республикасының муниципаль районнарында эшләүче новатор укытучыларны берләштергән бу форум бер елдан соң Халыкара фестиваль статусын алды. Хәзер анда модераторлар сыйфатында Россия һәм чит ил университетларыннан галимнәр, "Ел укытучысы" конкурсында җиңүчеләр чакырыла.

Һөнәри аралашуның бу төре укытучыларга мәгариф эшчәнлегендә яңа тәҗрибә уртаклашу укыту технологияләре өлкәсендә алдынгы казанышлар белән танышу мөмкинлеге бирә.

Быелгы Халыкара мәктәп укытучылары фестивален тантаналы ачу 12 августта булды. Алабуга мәдәният сарае бинасының мәһабәт зур залында форумга җыелган укытучылар һәм галимнәр арасында Татарстаннан, Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм чит илләрдән - Германиядән, Швейцариядән, Америка Кушма Штатларыннан, Таиландтан һәм башка чит төбәкләрдән кунаклар бар иде. Фестиваль эшчәнлеген башлап җибәрү алдыннан республика вузларының Ректорлар Советы рәисе, КФУ җитәкчесе Илшат Гафуров чыгыш ясады. Ул бирегә килгәннәре өчен укытучыларга рәхмәт белдерде, уңышлар теләде. Бүгенге мәгариф системасы һәм классик укыту, алдынгы технологияләр турында мөһим фикерләр әйтте. Шул уңайдан федераль университет эшчәнлегенең республикада тоткан урынын ассызыклады. Ике югары уку йортын берләштергән университетның бүгенге көндә Казанда ике колледж база ролен үти, республика буенча база мәктәпләре йөздән артык.

Фестивальне ачу танатанасына Татарстан Республикасының премьер-министр урынбасары, Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Энгель Фәттахов катнашты. Ул форумга килүчеләрне котлаганнан соң, республикада мәгариф өлкәсендә соңгы елларда ирешкән уңышларга тукталды. Быел уку йортларын капиталь төзекләндерүгә 2,5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Мәктәпкәчә белем бирү учреҗдениеләрен төзекләндерүгә дә һәр ел 1,5 миллиард сум күләмендә финанслау каралган. Шул исәптән материаль-техник база ныгыту , электрон җиһазлар алу турында даими кайгыртыла. Тәэмин ителеше начар булган уку йортларында эш бирүчеләрнең үз көчләре һәм республика бюджеты ярдәме белән берлектә, федераль бюджет хисабына техник база ныгытылган.

- Педагогик кадрлар әзерләү концепциясенә бүгенге көндә зур әһәмият бирелә, - диде министр. Үткән ел Мәгариф турында Закон кабул ителде һәм мәгариф өлкәсендә проектлар эшчәнлеге киң җәелде. Проектлар иң беренче чиратта укытучы статусын күтәрүгә юнәлдерелде. Бүгенге көндә укытучыларның иҗтимагый хәлен яхшыруның мисалы буларак, Энгель Фәттахов укытучыларның хезмәт хакы турында сүз кузгатты.

- Гомуми белем учреждениеләрендә эшләүче мөгаллимнәр уртача 33 мең сум хезмәт хакы ала, бу республика буенча 123 процент. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче тәрбиячеләрнең хезмәт хакы 28 мең сум, уртача хезмәт хакының 107 проценты, - диюенә зал бердәм гөжләп алды.

Алга таба мәгариф өлкәсендә яңа грантлы проектлар булдырылачак. Мәгариф министры җитешсезлекләр турында да әйтми калмады. Иске методлар белән эшләү, гамәли эшчәнлеккә вакытның аз бирелүе, ресурслар белән тәэмин ителешнең тиешле дәрәҗәдә булмавы кебек сәбәпләр уңышка ирешүгә комачаулый. Укыту технологияләрен тәэмин итүдә, яңартуда үзгәрешләр кертү кирәк.

Министр сүзләренә караганда, республикада педагогик кадрларның күпчелеген КФУ әзерли. Вуз мәгариф өлкәсендә үткән һәр яңалыкта актив катнаша. Укытучыларның квалификациясен күтәрү буенча КФУ һәм Яр Чаллы социаль педагогик технологияләр һәм ресурслар институты ярдәмендә укыту программаларын оптимальләштерү тормышка ашырыла. Киләчәктә яңадан әзерлек куслары программасының реестрын, квалификация күтәрүдә электрон база булдыру һәм аны персональләштерү, төбәк системаларының сыйфат мониторингын үткәрү күздә тотыла. Ел саен 11 меңнән артык укытучы электрон аттестация үтә. Укытучылар эшендә биһисап күп исәп тоту эше каралган. Бүгенге көндә алар 30 процентка киметелде. Калган 70 проценты автомат рәвештә ясала.

Үткән елда авыл мәгарифенә, Сингапур алымы белән бәйле яңа технологияләр кертүгә зур игътибар бирелде. Яңа ысуллар куллану буенча тренингларда республиканың 10 меңнән артык мәктәп укытучысы һәм 380 методисты катнашты.

- Бүгенге мәгарифнең бурычы - укучыларның да, студентларның да укырга теләге, омтылышы уянырлык шартлар булдыру. Укучыларыбызның никадәр уңышлы һәм конкурентлыкка сәләтле булуы сездән тора, - дип тәмамлады чыгышын Энгель Фәттахов.

Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина кунакларга үзе һәм район башлыгы исеменнән мөрәҗәгать итеп:

- Мең еллык тарихы булган Алабуга җирендә сезне күрүебезгә шатбыз, - дип белдерде. Ул районның республика күләмендә танылган алдынгы укытучылары Эльмира Закирова (10 мәктәп) һәм Сирень Исакова (8 нче мәктәп), Россия Президенты премиясе лауреаты булган 9 нчы мәктәп укучысы Игорь Першин һәм башкаларны искә алды. Техник түгәрәкләрнең әһәмиятен билгеләп үтте. Шәһәрдә һәм районда барган яңа төзелешләр, спорт корылмалары турында сөйләде.

Тантанада шулай ук Россия Федерациясе мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюзлары рәисенең урынбасары Татьяна Куприянова һәм республика мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең профсоюз комитеты җитәкчесе Юрий Прохоров һәм башкалар катнашты.

Татьяна Куприянова үзенең чыгышында министрның хезмәт хаклары турында сөйләвенә залның бердәм җанлануын искә алып:

- Хезмәт хакы аерым билгеләнә, хезмәтнең нәтиҗәлелегенә карый. Омтылырга урын бар, - диде һәм форумны оештыручыларга зур рәхмәт белдерде.

Рәсми чыгышларның соңында сәхнәгә чыккан Алабуга институты директоры Елена Мерзон мәктәп укытучылары эшчәнлегенең югары уку йортлары өчен әһәмиятенә басым ясады һәм фестивальне ачык дип белдерде.

Фестивальдә катнашучыларның кайберләре инде бүләк тә алырга өлгерде. Мәсәлән, "Укытучы тормышыннан бер көн" конкурсында җиңгән Светлана Ким (Гомель шәһәре) һәм Надежда Килец "Фестивальгә тугрылыгы өчен" (Ул өченче ел инде фестивальгә үзе теләп килгән).

Фестиваль кунакларын концерт номерлары белән КФУ тәмамлаган "Голос" проекты катнашучысы Язилә Мөхәммәтова сөендерде.

Мәктәп укытучыларының быелгы Халыкара фестивале бишенче тапкыр үткәрелә. Кечкенә булса да, юбилей!

Зөлфия ПРИМАКОВА

Екатерина Краснова фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: